Самарның автовокзалында авылга кайтырга автобус көтеп торам. Кибеттән 60-70 яшьләр тирәсендәге бер карчык 2 тавык боты алып чыкты. “Менә моны, Алла боерса, үзем ашармын инде”, – дип татар телендә борын астына мыгырдый бу әби. Мин исә: “Ник, әлегә хәтле ашаганың юк идеме?” – дип аптырап калдым.
Күрше авылда яшәүче татар карчыгы судтан кайтып килә икән. Улы бер кеше белән сугышкан да, аны милиция алып киткән. Ике елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Читать полностью