Үстер менә син баланы!

mini_1Самарның автовокзалында авылга кайтырга автобус көтеп торам. Кибеттән 60-70 яшьләр тирәсендәге бер карчык 2 тавык боты алып чыкты. “Менә моны, Алла боерса, үзем ашармын инде”, – дип татар телендә борын астына мыгырдый бу әби. Мин исә: “Ник, әлегә хәтле ашаганың юк идеме?” – дип аптырап калдым.

Күрше авылда яшәүче татар карчыгы судтан кайтып килә икән. Улы бер кеше белән сугышкан да, аны милиция алып киткән. Ике елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

“Өйләнмәде. Исереккә кем килсен инде?! Минем пенсия акчасына яшәдек. Әле миңа төрле әшәке сүзләр дә әйтә иде, үтерәм дип гел куркытып торды. Гомерем булса, ике ел гына булса да тынычлап яшәрмен”, – ди мескен карчык. Үстер менә син баланы!

Сөйләшә-сөйләшә, без автобуска утырдык. Нәрсә дисең инде?! Язмыш, язмыш! Әйтер сүз юк монда.

Дания.

samtatnews.ru

Просмотров: 1312

Комментирование запрещено