«Мескенкәйләрем — балаларым «татарчонок»лар кебек Исхаковлар булып йөриләр менә»

17424881982 елда югары уку йортын тәмамлап, Куйбышев шәһәрендәге зур заводка бухгалтер булып эшкә урнашкан идем. Баш бухгалтер вазыйфасын башкаручы ханым бик авыр холыклы булды. Бервакыт шулай ул: “Ирем татар, болай әйбәт кенә кеше үзе, әмма фамилиясен алмадым, тагын инде, татарныкын алыйм ди… Ә менә мескенкәйләрем — балаларым «татарчонок»лар кебек Исхаковлар булып йөриләр менә, -  дигән иде. Бу ишеткән сүзләр мәңгелеккә сабак булып, хәтеремдә уелып калып, якты маяк ролен үтәде, юл күрсәтте. 

Без ирем белән балаларыбызны туры юлдан алып барырга тырыштык: “Сез өйләнгәндә, тормышка чыкканда тормыш иптәшегез бер сүз татарча белмәсә дә, фамилиясе, исеме татар булсын”, – дип аңлата идек. Аллага шөкер, балалар сүзебезне тыңлады һәм хәзер кунакка барсак та, үзләре килсә дә, рәхәтләнеп туган телебездә сөйләшәбез. Оныкларыбыздан да баба, деда түгел, әбием, бабаем сүзләрен ишетү үзе зур бәхет. 

Бу язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйм. Егетләребез, кызларыбыз тормышларында дөрес юл сайлап, милләтебезне үстерер, ныгытыр, дип ышанам. 

Басты илне фахишә, эчкече, наркоманнар,

Белми хәзер берсен-берсе бертуганнар.

Мөселман дип күкрәк кагып ата-ана,

Аллаһысыз үстерсә дә бала-чага,

Ул-кызлары буй җиткергәч урыс таба,

Бала тугач, муенына тәре тага.

И внугым, и внучкам дип, и сөенә әби-баба.

Барлык милләт кешеләре белән дус яшәргә кирәк. Әмма дин, милләткә килгәндә, ашы ашка, урыны башка булырга тиеш.

Дания.

samtatnews.ru

Просмотров: 1365

Комментирование запрещено