Бер кермәсә, бер керер иде

9-1-1Самараның Җәмигъ мәчете ел саен Изге Болгар җыенына бару өчен автобуслар яллап, халыкка чын бәйрәм ясый. Әлһәмдүллилахи, быел да миңа Изге Болгар җыенында катнашырга насыйп булды.

Иртәнге намаз вакытына мәчеткә җыелдык. Барчабыз бергә намаз укып, догалар кылганнан соң, ике зур автобуска төялеп, юлга чыктык.

Акрын гына күтәрелгән кояш нурларында табигать уянып килә. Күк йөзе аяз, бер генә яфрак та селкенми торган тын һавага сокланып бара башлаган идек, сәяхәт җитәкчебез Әүхәдетдин хәзрәт Канюкаев, Аллаһы Тәгаләнең исеме белән, Аңа хәмедләр, салаватлар әйтеп, вәгазь сөйли башлады. Соңыннан ул юлчыларга сораулар биреп, белемебезне сынады. Ләкин күп җаваплар ислам динебезнең нечкәлекләрен әле белеп бетермәвебезне күрсәтте.

Шундый матур табигать гүзәллегенә сокланып, шундый үтемле вәгазь тыңлау — йоклап баруга караганда күпкә савап­лырак шул. Бара-бара без туганнар кебек бер-беребезгә якын булып киттек кебек. Викториналар, дискуссияләр дә оештырылган булса, тагын да әйбәтрәк булыр иде, минемчә.

Барып җиткәч, башта Болгарны карап йөрдек, бай сату рәтләре аша уздык та, Коръән аятьләре ишетелгән урынга юнәлдек. Казанда үткәрелгән Бөтенроссия татар дине әһелләре җыенында катнашкан имамнар килеп җиткәннәр икән. Татарстан Республикасы президенты вазифаланын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов, беренче президент Минтимер Шәймиев халыкны сәламләп, Болгар җирләрен тагын да күркәмлерәк итү планнары белән уртаклаштылар.

Шунда ук Россия мөсел­маннарының Үзәк Диния нә­зарәте рәисе, баш мөфти Шәйхел­ислам Тәлгать Таҗет­дин  бер гасырдан артык вакыт Уфада, ә аңа кадәр Истамбулда сакланган Мөхәммәт пәйгамбәрнең өч чәч бөр­тегенең берсен ядкарь итеп Татарстан мөфтиятенә тапшырды.

Тантана тәмамланганнан соң юлдашым Халисә белән “тәүбә” догасы укыла торган борынгы манара янында Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә кушылып, иман кәлимәсен, истигъфар догаларын укып, дога кылдык. Аллаһы Тәгалә тәүбәләребезне кабул итсә иде. Амин!

Ак Мәчет ягыннан азан тавышы ишетелде, һәм без шул тарафка өйлә намазын укырга юнәлдек. Анда хәзер өзлексез Коръән укыла икән.

Намаз укыганнан соң, йотлыгып Коръән аятьләре тыңлап торганда, кайтыр юлга чыгу вакыты җиткәнен хәбәр иттеләр. Теләр-теләмәс кенә автобусларга кереп утыргач та, тиз генә тынычлана алмадык, һәркем күргәннәре белән уртаклашырга ашыкты. Мин дә беренче тапкыр Болгарга килгән бер ханымнан:

- Ошадымы сезгә? — дип сорадым.

- Бүген үк намазга утыртырлык әллә ни күрмәдем… — дип җавап бирде ул.

Әйе, дингә кереп китү өчен һәркемнең үз сәбәбе булырга тиештер. “Кем дә кем Аллаһыга каршы бер адым ясаса, мин аңа каршы ике адым ясармын”, — дигән хәдис бар бит. Намазга басарга теләге булган кеше өчен Болгардан да яхшырак урын юктыр ул. “Тәүбә” манарасы янында Ходайдан гөнаһларыңны кичерүен сорап, яңача, мөселманча яши башласаң, үзеңә дә могҗиза булыр иде кебек.

Ә бәлки чыннан да Болгарда зур гына бер бина булдырып, илебезнең төрле почмакларыннан килгән мил­ләттәшләребезгә дин гыйлемен, гореф-гадәт­ләребезне, телебезне өйрәтү буенча курслар ачарга, шунда ук форумнар, Коръән уку конкурслары, дини викториналар үткәреп торырга кирәктер. “Гыйлемне алдан ук өйрәнеп куегыз, чөнки аны кирәк чакта гына алып булмый”, — диелгән бит икенче бер хәдистә. Өйрәнә торсак, бер кермәсә, бер керер иде әле.

Асия ӘХМӘТОВА.

Самара — Благодаровка — Болгар.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1230

Комментирование запрещено