Быел бер сыерың кышны тук чыксын өчен 16 меңлек печән сатып аласы…

cow_thumbЯздан – кара җир, көздән – яңгыр, Яңа ел бәйрәменнән мандарин исе килгән кебек, авыл җәеннән яңа чабып алынган печән исе аңкый

Хәзер авылларда мал асраучылар сирәгәя, файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк чөнки. Ә асраучылары әзер печәнне генә сатып алу җаен карый. Рәхәт бит: болында чалгы селтәп азапланасы юк, акчаңны гына түлисең дә, төргәкле печәнне капка төбеңә үк китереп бирәләр. 

Тракторы, техникасы булган кеше акча эшләп калырга ашыга бу вакытта. Аның курорты да, диңгез буе да шул печән басуында инде!   

Бер сыерың кышны тук чыксын өчен, күпме акча чыгарып салырга кирәк соң? Һәрхәлдә, исәпләп караган кеше аңлар: сыердан табыш көтү – мөмкин эш түгел.

Быел фермерлардан сатып алынган печәннең бер тюгы 80 сумга төшә. Кышка ике йөз тюк печән алсаң да, 16 мең сум акча кирәк дигән сүз. Ә бу – авыл кешесе өчен куркыныч сумма. Сөтне арзанга гына тапшыручы халык бу бәяне кыш буена да каплый алмый, әлбәттә. Әле бер печән белән генә булмый бит. Саламы, фуражы да кирәк. Кыскасы, авылда кирәк өстенә кирәк! Ә шәһәр кешесенә, киресенчә, һәрнәрсә авыл халкының үз кулында кебек.

Солтания.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1366

Комментирование запрещено