Рамазан ае тәмамланырга санаулы гына көннәр калуга карамастан, Камышлы мөселманнары күбрәк изгелекләр кылып калырга ашыга. Ураза аенда ифтар ашы үткәрү бик саваплы гамәл булганлыктан, район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә дә авыл өлкәннәре өчен мәҗлес үткәрелде. Оешманың хезмәткәрләре матди чыгымнарны үз өсләренә алдылар. Бирегә хәсрәт күргән аналар, ялгыз калган карчыклар һәм шәфкатьлелек оешмасының ветераннары чакырылган иделәр.
Менә тагын бер ифтар ашы тәмам. Өлкәннәр догаларын кылып, сый-хөрмәттән риза калып, оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, күнелләре булып таралыштылар.
Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын, дип телик. Ходай Тәгалә һәрберебезгә саулык бирсен, бу изге эшләребезнең савабы булсын.
КОНТЕКСТ:
Просмотров: 1484