Похвистнево шәһәрендә яшәүче Рәйсә БАТМАНОВА: «Бабабызның фронттан язган мәхәббәт тулы ике хатын әле дә кат-кат укыйбыз»

y-5gXv1LeYYБөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләп үтмәгән. Безнең Оренбург өлкәсе Әсәкәй авылында яшәгән карт бабабыз  Вәли Шәяхмәтов та Бөек Җиңү өчен үзенең гомерен биргән. Аның Мәрфуга әбиебезгә һәм дүрт баласына язган мәхәббәт тулы ике хатын әле дә кат-кат укыйбыз:

“Минем кояшым, шул хәтле күрәсем килә сезне, бигрәк тә Дания кызымны. Мин исән-сау, алтыным, синең хатыңны алгач, бик шатландым, безнең авылдагы Габдрахман да яраланып кайткан, ә бертуганым вафат булган икән, бу кайгылар бер дә уемнан китми… Алтыным, син хат яздым, дисең. Аны алу белән тагын язармын. 5 ноябрь, 1941 ел”.

* * *

“Исәнме, алтыным! Минем өчен баламны — Мәгъфүрәне, Юнысны, Зәйтүнәне, Даниямне кочакла. Бөтен күршеләргә дә сәлам әйт. Бу хатымны Горький өлкәсеннән язам, бераз ял итәргә туктадык, иртәгә кайда булырбыз, белмим. 25 ноябрь, 1941ел”.

Бу аның соңгы хаты… 1941 елда Вәли бабай һәлак була. Мәрфуга әбигә 1975 елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Калининград өлкәсенең яшь эзтабарлары — Стародубская авылы укучыларыннан хат килә. Анда: “Авылыбызда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл кадерләп саклана. Бу һәйкәл сезнең ирегез истәлегенә дә”, — дип язылган була.

Мәрфуга әби бакыйлыкка күчкәнгә дә инде 19 ел була. Дүрт баласының кечесе — 78 яшьлек кызы Дания апа гына исән, тормыш иптәше Шәүкәт бабай белән матур гына яшәп яталар.

Без, Вәли һәм Мәрфуга Шәях­мәтовларның кызы  Мәгъ­фүрәнең оныклары Рәисә, Наилә, Галия, Гөлнара — карт әби-бабабызның якты хати­рәләрен күңелебездә саклыйбыз.

Рәйсә БАТМАНОВА.

Похвистнево шәһәре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1309

Комментирование запрещено