Һәйкәлләр булып илгә кайттыгыз!

image (4)Шенталы районының Денис авылында мөгәллимнәр гаиләсендә туып үскән авылдашым — Рөстәм Сәлимҗан улы Нигъмәтуллин Себер­дәге Надым шәһәрендә яши. Ул да әтисе кебек үк шигырьләр язарга ярата. Аның “Яшьлегем сагышы” дип аталган шигырьләр җыен­тыгы 2003 елда Уфада, Башкортстан “Китап” нәш­рия­тында дөнья күргән иде. Анда мәхәббәт, туган-үскән җирнең матурлыгы, авылдашларның затлылыгы турында язылган.

Рөстәмнең Бөек Ватан сугышы турында да шигырь­ләре  бар. Денис авылыннан сугышка китеп, яу кырында ятып калган 260 авылдашыбызга багышланган шигырен “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәм.

Роберт ГӘРӘЕВ.

Отрадный шәһәре.

Һәйкәл

Авыл уртасында һәйкәл тора,

Кызыл йолдыз балкый

                                 башында.

Тирә-якта ямь-яшел агачлар,

Гөлләр ята мәрмәр

                               ташында.

Бу һәйкәлне Денис халкы

                                    корган

Корбан булган авылдашларга,

Сугыш кырларында

                        калганнарның

Истәлеген кирәк сакларга!

Тугызынчы майда авыл

                                      халкы

Җыелып килә һәйкәл янына,

Гөлләмәләр куела алдына —

Һәлак булган ирләр хакына.

Денис халкы мәңгегә

                                 онытмас

Яшьли киткән газиз

                                 улларын.

Һәйкәл ташы хәтерләтеп

                                      торыр

Яуда җиңгән ил батырларын!

Рөстәм НИГЪМӘТУЛЛИН.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1277

Комментирование запрещено