Телефоннан да ялган килә…

2a0df9277911439bde7e4716ad3762e7_LТатарстан мошенниклары Камышлы районының татар авылларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне “аулый”, дигән мәкаләне укыгач, мин дә язарга булдым әле.

Кесә телефоны соңгы  вакытта уңайлы элемтә чарасы булудан тыш, алдакчылар кулында кешеләргә борчу  китерүче приборга да әйләнде. Шулай бер мәлне Сызрандә яшәүче апамның телефонына бик шатлыклы СМС хәбәр килеп төшә. “Хөрмәтле абонент. Сезнең федераль номерга кыйммәтле бүләк чыкты. “РайффайзенБанк”ның теркәү бүлеге”,  – диелә анда.

Бәхетле телефон номеры хуҗасы тиз генә хәбәр җибәрүчегә шалтырата. Ягымлы ир-ат тавышы аңа 850 мең сум акча отуы турында җиткерә. Һәм әлеге суммадан бары тик 1% ягъни 8 500 сум күләмендә физик затлардан алына торган салым күчерү өчен Тарасов дигән “банк хезмәткәренең” реквизитларын бирә. Апам, озын-озак уйлап тормастан, күрсәтелгән счетка блиц-күчерү ясый, ә бүгенге көндә телефон мошенникларына җибәргән акчаларын таба алмый интегә.

…Икенче бер танышымның телефонына да СМС хәбәр килә. Анда хезмәт хакы ала торган банк картасының блокировкалануы турында язылган була. Картадагы акчаларның куркыныч астында булуын белгәч, танышым, озак та уйлап тормастан,  СМС килгән номерга шалтырата. Телефон трубкасының теге башындагы кеше үзен банкның вәкиле итеп таныштыра һәм банк картасының пин-кодын алыштырырга, ә моның өчен башта картада булган 30 мең сум акчаны  “Билайн” компаниясе абонент номерына күчерергә кирәклеген белдерә. Танышым акчаларын күчерә, аннан аларны алдакчыларга бирүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча тикшерү инде бер елга сузылды…

Кагыйдә буларак, телефон  аша алдаучылар Россиянең төрле  төбәкләреннән,  шуңа   күрә урланган  акчаны  кире кайтарту  мөмкин түгел диярлек. Җинаятьчеләр дөньяда булмаган  кешеләр яисә намуссыз кәрәзле элемтә операторлары тарафыннан башка гражданнар исеменә теркәлгән сим-карталардан  файдаланалар. Шуңа   күрә  кешеләргә   уяу  булыгыз, алдакчылар тозагына  капмагыз, диясе  килә.

Просмотров: 1126

Комментирование запрещено