Әниемнең дуслары күп

2KbwzA9iB04Минем әниемнең исеме Минҗәүһәр. Ул Татарстанның бүгенге Лениногорски районындагы Урдалы авылында 1935 елның 4 июнендә дөньяга килгән. Димәк, аңа быел җәен инде 80 яшь тулды.

Әниемә 10 яшь чагында аларның гаиләсе Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Гали авылына күченә һәм биредә ул үзенә күп дуслар таба. Шулардан иң чибәре әлбәттә, София апа иде. Әле тагын Ленина апаны (мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын), Нәркәз, Расихә, Вәсилә, Гәүһәр, Рәисә апаларны, Халисә абыстайны әниемнең якын дуслары дип атыйсым килә.

Әнием хәзер күп йөри алмый инде, аяклары авырта. Ә менә исәнлекләре булган дуслары еш кына аның янына килеп, хәлен белеп китәләр. Аларның барысына да рәхмәт әйтәсе килә.

Әниемнең дусларының кү­бесенә инде 80 яшь тулды, ә кайсыларына тулып килә. Шул уңайдан аларның барсын да олуг юбилейлары белән котлап, исәнлек-саулык, хәерле озын гомер телибез.

“Бердәмлек” газетасы бары­бызның да шатлыгы да, юанычы да булып тора. Әниебез дә, аның дуслары да, без, яшьрәкләр дә, аның һәр санын көтеп алып, укып барабыз. Укучыларына атна саен куаныч китергән өчен “Бердәмлег”ебезгә рәхмәт.

София ГАЙНУЛЛИНА.

Похвистнево шәһәре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 913

Комментирование запрещено