Исәнмесез, “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре. Бу хатны сезгә Камышлы районы Иске Усман авылында туып үскән, бүгенге көндә Самара шәһәрендә яшәүче Әминә апагыз Мәгъдиева яза.
Яраткан газетабыз аша авылдашларымны Ураза гаете белән котлап, аларга исәнлек-саулык телим. Әтием Миңнетдин Сабир улы, әнием Шәмсезоха Инсафетдин кызы рухына дога кылсыннар иде. Алар икесе дә Иске Усман авылы зиратында күмелгән.
Мәрхүмә әниемнең кабере өстендәге рәшәткәсе искергәнлектән авылдашым Мәгърифә ханым Гыйльфановага шылтыратып: “Усманда рәшәткә ясатып булмасмы икән?” — дип сораган идем. Ә ул Рамил Сөләйманов белән сөйләшкән дә, рәшәткәне ясатып та куйган! Аларның икесенә дә иксез-чиксез рәхмәтлебез! Җәйге кызу көннәрдә вакыт табып, йомышыбызны тыңлаган өчен Ходай сезгә исәнлек бирсен! Минем бу теләкләремә Богырысланда яшәүче Мәсхүдә апам Гобәйдуллина һәм Самарадан Шаһидә сеңелем Әхмәтҗанова дә кушыла.
Әминә МӘГЪДИЕВА.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1146