Өлкәбезнең иң яхшы почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. «Өлкәбезнең почта тармагында меңләгән кеше көч куя. Алар көн саен корреспонденция кабул итәләр, эшкәртәләр, халыкка дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр. Почтада үз һөнәрләренә ихлас күңелдән гашыйк булган искиткеч кешеләр эшли. Бүгенге тантана — аларның хезмәтенә югары бәя бирү”, — дип сәламләде кунакларны өлкә почта элемтәсе идарәсе директоры Артур Игрушкин.
Бәйрәмдә 168 почта хезмәткәренә федераль һәм региональ дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
Похвистнево районының үзәк почта бүлегендә дә тырыш хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәм уңаеннан бүләкләделәр. Алар арасында безнең милләттәшләребезнең дә булуы аеруча куанычлы. Почта машинасын йөртүче Раил Кәримов — шәһәр округы администрациясенең, ә бишенче бүлектә эшләүче почта ташучы Зөлфия Евлоева Похвистнево шәһәр округы Думасының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Гали авылы почтальоны Сәкинә Гәрәевага “Россия почтасы” оешмасының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 1113