Татарстанский медвежонок Бадди в тюбетейке появится у казанского загса 23 июля / Татарстан аюы читекле-түбәтәйле булачак

77562Победителем конкурса на роспись татарстанского медведя, который войдет в состав выставки The Minis United Buddy Bears, стала 17-летняя жительница Казани Миа Мусина. Медведя презентуют жителям города 23 июля, сейчас победитель занимается его раскраской. Об этом журналистам вчера рассказала председатель комитета содействия развитию туризма исполкома Казани Евгения Лодвигова.

Во время пресс-конференции журналистам показали, каким предстанет медведь от Татарстана. Он будет зеленого цвета, одет в национальную жилетку, сапоги. На медведе будет тюбетейка, выполненная в орнаментальном стиле в бордовом и желтом цветах. Интересно, что в таком же стиле будет выполнена и мордочка зверя – на этом, по словам Лодвиговой, настояла автор эскиза. Сзади на жилетке медведя будет написано: «Kazan».

Конкурс на роспись медвежонка из РТ проходил с 1 по 10 июля. С 10 по 15 июля пользователи социальных сетей голосовали за лучший эскиз. Всего, по словам Лодвиговой, в голосовании приняли участие 2 тыс. человек. Свои варианты росписи татарстанского медведя присылали даже из Чебоксар и Нижнего Новгорода.

Напомним, 1 июля в Казани открылась международная художественная выставка The Minis United Buddy Bears — «Содружество медведей Бадди». Это известный во всем мире проект — пластиковые медвежата успели побывать в Берлине, Токио, Буэнос-Айресе, Париже, Нью-Дели, Сиднее, а Казань стала третьим городом России, который принимает эту выставку. В Казани на набережной центра семьи «Казан» выставлены 114 скульптур медведей из разных стран, хотя всего их в коллекции 197. Выставка пробудет в столице Татарстана до 31 августа.

United Buddy Bears проповедуют мир, любовь, терпимость и взаимопонимание между народами. Роспись скульптуры каждого медвежонка высотой 1,2 м уникальна и олицетворяет родину художника. «Лапа к лапе» рядом стоящие медведи призваны напомнить посетителям выставки, что жители разных стран должны попытаться лучше узнать друг друга и жить в мире.

business-gazeta.ru

* * *

“Казан” Гаилә үзәге мәйданчыгына “ияләшкән” аюлар казанлыларда һәм башкалабыз кунакларында зур кызыксыну уятты. Бизәкле урман патшалары янында төшкән фотолар белән барлык социаль челтәрләр тулды. Тиздән төрле илләрне чагылдырган аю сыннары рәтен түбәтәйле, татар милли киемлесе дә тулыландырачак.

“The Minis United Buddy Bears” Халыкара сәнгать күргәзмәсе 1 июль көнне эшли башлады. Өскә күтәрелгән куллары белән бер-берсенә тотынышып торгандай бер рәткә тезелгән аюлар толерантлык символы булып тора. 1 метр 20 сантиметрлы пыяла җепселдән эшләнгән әлеге сыннар БМО илләрен чагылдыра. Аюларның гомуми саны 170тән артык, әмма төрле илләргә алар төрле санда сәяхәт итә. Татарстанга, әйтик, аларның 114е генә килгән.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, Казанда аюларның кечкенәрәкләре кунакта. Казанның туризм үсеше комитеты директоры Евгения Лодвигова билгеләп узганча, кайбер илләрдә 2 метр биеклектәге аюлар да тәкъдим ителә. Россиядә алар 2 тапкыр – Санкт-Петербургта һәм Екатеринбургта булып киткән. Әмма зур аюларның күргәзмә графигы бик тә тыгыз икән. Шуңа да безгә кечерәкләрен китертү турында килешенгән. Кечкенә аюлар, гомумән, Россиядә беренче тапкыр икән.

Кечкенә аюлар күргәзмәсен оештыручылар Казанга үз аюын булдырырга да тәкъдим иткән.

- Без бу идеяне бик сөенеп кабул иттек. Казанны, Татарстанны символлаштыручы аю сыны булдыру тәкъдиме бик кызыклы тоелды. БМО илләре исәбенә кермәсәк тә, алга таба безнең аю Берлиндагы күргәзмәдә дә тәкъдим ителәчәк. Аннары ул кире Казанга кайтарылачак, — дип сөйләде Евгения Лодвигова.

1 июль көнне социаль челтәрләрдә Казан аюы эскизына бәйге игълан ителгән иде.10 июльгә кадәр конкурска эшләр кабул ителде. Баррлыгы 170ләп тәкъдим кертелгән – авторлар арасында гади кешеләрдән алып профессиональ рәссамнарга кадәр булган. Эшләр хәтта татарстанлылардан гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрдән дә кабул ителгән.

10-15 июль көннәрендә социаль челтәрләрдә тәкъдим ителгән эскизлар буенча тавыш бирү барды. Аннары эксперт төркем дә үз фикерен белдереп, булачак Казан аюы сайланган. Җиңү яулаган эскиз авторына нибары 18 яшь кенә. Миа Мусина – Казан кызы, ул рәссамнар гаиләсеннән. Казан аюы аның тәкъдиме буенча түбәтәй, милли бизәкле камзул һәм читек кигән булачак. Милли орнамент хәтта аның йөзендә дә бар. Шулай ук аю кулларына чәк-чәкле тәлинкә тоттыру турында да уйланалар.

Бүгенге көндә эскиз авторы үз тәкъдимен гамәлгә ашыру белән мәшгуль. “Шәрә” аю сынын ул үзе бизәкли. Казан аюы күргәзмәгә 23 июльдә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышына бер көн кала кушылачак. Күргәзмә исә башкалабызда 31 августка кадәр калачак.

intertat.ru

Просмотров: 1500

Комментирование запрещено