Ни өчен борчыла сугыш ветераны?

2

Тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүче сугыш ветераны тагын күпме көтәр икән? 

Үткән гасырларга борылып карасаң, исең китәр, чөнки кешелек дөньясы кичергән сугышлар саны бихисап күп. Шунысы кызганыч, алардан соң озак елларга җитәрлек әрнү, йөрәк яралары гына кала.

Шенталы районындагы Денис авылында хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, икенче төркем инвалиды Габдрахман Минрахман улы Хәйбрахманов яши. Күп еллар үтеп китсә дә, ул авыр сугыш елларында алган тәэсирләрен әле дә оныта алмый.

2-2– Бөек Ватан сугышы башлангач, баштан өлкән яшьтәге, өч сугыш кичергән әтиебезне, бераз гомердән соң абыем Минәхмәтне фронтка озатып калдык. Әтием Мәскәү янында барган каты сугышта яраланып, госпитальдә дәваланып чыккач, аны Чиләбе өлкәсендәге хәрби заводка эшкә озаталар. Абыем Минәхмәт Сталинградта һәлак булды. Бераз гомердән соң, авылдашыбыз, абыем белән бер полкта хезмәт иткән Сәлимҗан абыйдан хат килгәнлеген белеп алдым. Ашыгыч рәвештә аларга барып кергәндә, сеңелесе генә өйдә иде. Ул миңа шушы хатны күрсәтергә теләмәсә дә, инәлеп сорагач, риза булды. Ә хатта: «Минәхмәт Сталинградта барган каты сугышта һәлак булды. Мин үз кулларым белән аны җирләдем. Бу хатымны аның якыннарына күрсәтмәгез, бигрәк тә әнисе Фаһирә апага», диелгән иде. Мин өйгә кайткач, түзеп кала алмадым, елый-елый шул хакта сөйләп бирдем. Әнкәй бичара шушы хәбәрне ишеткәч, һушы китеп егылды, бик авырып азапланды, мескен. Менә шул чагында аңлашыла инде, сугышның газиз әнкәйләр йөрәгенә нинди авыр яра, җәрәхәт салганлыгын.

1944 елда, унҗиде яшь тулып узгач, мин армия хезмәтенә алындым. Мари Илендәге Суслонгер шәһәрендә өйрәтү курслары үткәч, безне Ерак Көчыгыштагы Чита өлкәсенә озаттылар. Борзой исемле станциядә поезддан төшкәч, Монголия аша мең чакрым җәяү Кытай чигенә китеп бардык. Бирегә килеп җиткәндә, бик кызу, табигать шартлары авыр булу сәбәпле, түзә алмый, күп егетләребез үлде. Кырык чакрым Сахара аша үтүләре үзе бер газапка тиң булды. Иң авыры туйганчы ашап, туйганчы эчәргә су җитмәве иде. Безгә Монголия солдатлары юл күрсәтеп бардылар. Аннан соң, Япониядә сугыш тәмамлангач, әсир япон солдатларын алып чыктык һәм безне Комсомольск-На-Амуре шәһәренә хезмәт итәргә җибәрделәр. Шуннан соң Хабаровск краендагы Совет гаване шәһәрендә япон әсирләрен сакладык. Аларны үз илләренә озаткач, 20-25 ел ирекләреннән мәхрүм булган җинаятьчеләрне сакладык. Бу хезмәт ифрат та авыр һәм куркыныч булып исемдә калды. Ә 1949 елда Магадан өлкәсенә җибәрделәр. 72 градуска тикле булган суыкларга түзүләр мәңге онытылмас инде. Сахара кызуына, өстәвенә сусызлыкка, Магадан суыгына түзгән гади солдатка – миңа бары тик 1951 елда гына туган якларыма әйләнеп кайту бәхете насыйп булды, – дип күңел дәфтәрләрен ачып, исенә төшереп сөйләде сугыш ветераны.

Ул «За победу над Японии», «За боевые заслуги» һәм башка күптөрле медальләр белән бүләкләнгән.

Авылга кайтып төшкәч тә, Габдрахманга ял итәргә туры килми. Биредә аны авыл тормышының авырлыгы, юклыгы каршы ала. Ил башы Сталин карары нигезендә җиде ел армия хезмәтендә булучыларга җиде ай ял бирелә, дигән сүз гамәлгә ашмый. Кайтуга берничә көн үткәч, бригадир Гатиф абый аны эшкә чакырырга килеп тә җитә. Шуннан соң яшь егет ныгытып, җиң сызганып, эшкә керешә. Ул Шенталыда урнашкан ятим балалар йортында эшләп, өс-башына киемнәр сатып ала. Ә кич утырырга баргач, тәртипле, инсафлы кыз – Исламияне очрата. Бик озак та үтми, яшьләр матур гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт нигезендә корылган гаилә алты балага: Рәисәгә, Рәсимәгә, Габделәхәткә, Рәшидәгә, Габделхакка, Рәхиләгә гомер бүләк итә. Габдрахман абый гомере буе колхозда төзүче булып эшли. Бергә сөйләшеп утырганда ул үзе төзегән биналарны барлап алды: мәктәп, авыл идарә бинасы, терлек абзарлары, машина-трактор мастерское, авылдашларына өйләр салып бирү дисеңме һәм тагын бик күп, бик күп эшләр. Аларны санап бетереп тә булмас иде. Ә аның хәләл җефете Исламия апа басуда чөгендер, суган, кишер үстергән һәм хуҗалыкта булган төрле эшләрдә катнашкан. Алар балаларын эштә булган, тормышка яраклы кешеләр итеп тәрбияли алганнар.

Язмыш Адәм баласын төрлечә сынап карый бит.

Бүгенге көнгә килгәндә, Исламия апа вафат булган инде, ә Габдрахман ага инвалид улы Габделәхәт белән яши. Калган балалары үз ояларын корган. Без бергәләшеп сөйләшеп утыргач, соңрак алар өйләрен күрсәтеп йөрделәр. Күптән түгел заманча ишек, тәрәзә, түбә такталар ясатканнар. Өйләренең түбәсен калай белән каплатканнар. Аннан соң өйләренә янкорма да өстәгәннәр.

– Биредә нәрсә була соң? – дип сорагач:

– Җылы бәдрәф, ванна бүлмәсе, – дип әйттеләр.

– Сугыш ветераны буларак, ясап бирделәрме? – дип тагын сорау биргәч, Габдрахман абый:

– Каян килсен инде! Югары оешмага мөрәҗәгать итеп караган идем. Килеп карагач: өйләрегез яхшы хәлдә сакланган, – дип җавап бирделәр, – диде.

– Мин бит яңа фатир сорамыйм, мин өлкән кешегә җылы бәдрәф кирәк, – дигәч:

– Өйләрегез зур, әйдәгез менә шушы бүлмәне бүлеп, монда гына ясыйк, – дип әйткәч, каршы килдем. Кемнең бүлмә уртасындагы бәдрәф исен сулап яшисе килсен? Янымдагы улым инвалид булгач, башка авылда яшәүче кызымның уллары өр-яңа ишек, тәрәзә куеп, өй түбәсен ябып бирделәр. Янкорманы да өеп бирделәр, хәзер эчен генә эшләтәсе кала инде, бераз булса да, хөкүмәт ярдәм итсә әйбәт булыр иде. Без авылда бары тик – дүртәү генә калдык бит инде, – дип бик хәтере калганлыгы турында сөйләп бирде өлкән яшьлек сугыш ветераны.

2-3Менә шушы гаилә тормышы белән танышкач, мин Габдрахман аганы төзелеп бетмәгән янкорма янында рәсемгә төшереп алдым. Бу мизгелләрдә язмам авторы бик сагышлы, уйчан иде, тик якында, чылбырга куйган этләре генә ярсып-ярсып өрде. Әйтерсең лә, ул хуҗасы өчен бик тә үпкәли иде. Чынлап та, Габдрахман аганың үпкәсен аңлап була. Ул төзеткән янкорма бинасы гына да 150 мең сумга төшкән, ә эчен эшләтер өчен тагын күпме акчасын чыгарып салачак ветеран? Яңа алмаштырган ишек, тәрәзә, өй түбәсен дә кушып санасаң? Әйтергә кирәк, ул пенсияне күп алам, кирәк-яракка йөрер, хастаханәгә барып, дәваланыр өчен бирелгән машина өчен бик рәхмәтлемен ди. Ә шулай да ашар-эчәр, тормыш алып барыр өчен бирелгән акчага өенә ремонт, өстәп янкорма төзегәч, ул акчаларның рәхәте күпмегә җитәр икән соң?! Менә шушы сорауга җавап эзләп, кайсыбер эч пошуларын шигъри юлларга салып, шундый уйлар эчендә янып яши тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүче хезмәт һәм сугыш ветераны Габдрахман ага Хәйбрахманов.

2-4Шушы язмамны төгәлләгәч, редакторга тапшырасым килми, читкә алып куйдым. Бәлки, Бөек Җиңү көннәрен бәйрәм иткәндә, берәр яхшылык килмәсме дип уйладым. Ә бәйрәм көннәре узып киткәч, түзмәдем, Габдрахман агага шалтыратып, хәлләрен беләсем килде. Телефонны аның авыру улы Габделәхәт алды. Ул: «Әтине Татарстанда яшәүче балалары кунакка алып киттеләр. Бәйрәмнән соң югары оешмадан килеп, өебезне рәсемгә төшереп, төзелеп килүче янкорманы карап киттеләр. Үзем авыруым көчәеп китү сәбәпле, таякка таянып йөри идем. Бер сүз дә әйтмәдем. Ә берничә көннән соң, безгә җавап хаты килде. Биредә: Әлегә сезгә ярдәм күрсәтергә мөмкинлегебез юк, дигән сүзләр язылган иде», – дип әйтте.

Менә шундый аралашу булып узды Хәйбрахмановлар белән ике арада. Ә Габдрахман агага килгәндә, көтә инде ул, көтә! Тик тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүче сугыш ветераны тагын күпме көтәр икән? Тик моңа аның түземлеге һәм яшәр вакыты җитәр микән соң?!..

Гөлчәчәк МУСИНА.

«Самар татарлары» журналы, №2 (11) июнь-август 2015 года.

Просмотров: 2081

3 комментариев

  1. …а мне он дядя)))

  2. Я тоже горжусь, любим, уважаем, гордимся,от внука, низкий поклон всем ветеранам.

  3. Я горжусь тобой мой дедушка защищавший нашу родину здоровья тебе от внучки