Ашалмаган помидор кыйссасы

228b9f868446914542cea9e28ccfa8ed_XLCамар өлкәсе Гали авылында койма башына менеп кунаклаган мондый белдерүләрне шактый күп очратырга була. Авылның өчтән бер халкы, якынча исәпләсәк, ике йөздән артык хуҗалык, 10-15 сутый җиргә теплица ясап, кыяр, помидор үстереп сата. 

Шулай бервакыт без, Казаннан килгән кунаклар, Гали авылы белән танышып йөрибез. «Әйдә әле минем белән, менә ниләр эшләп ятабыз, күреп китәрсең», – дип, капка төбендә күләгәдә ял итеп утыручы әби мине үзе белән яшелчә бакчасына  чакырды, ә анда… чиксез-кырыйсыз теплицалардагы кеше биеклеге помидор ботакларында  кып-кызыл помидорлар тезелгән. Мин сокланып йөргән арада әбекәй бер зур пакетка помидорны тутырып та куйган. «Сез юлаучылар, машинагызга утыргач ашарсыз. Ишегалдыннан чыкканда гына бераз капла, күршеләр күреп калмасын», – ди әби, күчтәнәчен хәстәрли-хәстәрли. Рәхмәтемне әйтеп, ишегалдына атлыйм гына дигәндә, выжылдап машина килеп туктады. «Кемдер кайтты?» – дим әбигә. «Һай, килен кайтты», – диде дә әби, миңа дигән помидорларны тиз генә теплицага кире атты. Мин дә, эшнең нидә икәнлеген аңлап, сүзне икенчегә борып китәргә ашыктым.

Помидорларны  ашарга насыйп булмаса да, күңелем һич кенә дә кителмәде, әбинең эчкерсезлеге, җылы мөгамәләсе әллә нинди татлы ризыклардан да кыйммәтлерәк булды.

Гомумән, Гали авылында чит җирдән килгән кешеләрне бик ачык йөз белән каршы алалар. Милләттәшләр дип бер зурласалар, юлаучылар дип икенче хөрмәтлиләр. Чәйгә дә, куна калырга чакыручылар да шактый җыйналды. Без Казаннан диюгә, беренче сорау: «Кемгә тукталдыгыз, чәй эчтегезме әле?» Татарның онытылып бара торган матур, күркәм  гадәте! Чит җирләрдә үзеңә карата кайгыртучанлык тою шундый күңелле икән.

Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА.

«Шәһри Казан».

 

Просмотров: 1289

2 комментариев

  1. Бу Галидә була торган эш түгел!!! Әкият сөйләп йөрмәгез!!!

  2. тэки помидор ашамыйча киткэн)