Хаҗга алдан әзерләнергә кирәк!

Kaaba-500x351

Быел дин кардәшләребез хаҗ сәфәренә сентябрь урталарында кузгалачак. 

Самардан хаҗга барырга җыенучыларга Җәмигъ мәчетендә Наил хәзрәт Сөләйманов тарафыннан үткәрелә торган дәресләргә, калдырмыйча, йөрергә киңәш итәм. Үткән елны без анда рухи яктан әзерләнгән идек. Әйе, шул чакта гына кеше хаҗның асылын аңлый башлый бит. Гомрә үтәү тәртибен, тәваф кылу, Гарәфәдә булу, сәгый кылу, таш ату, ихрамда тыелган гамәлләрне кеше хаҗга барганчы ук, үзе генә дә үти алырлык дәрәҗәдә яттан белергә тиеш. «Кеше нәрсә эшләсә, мин дә шуны эшләрмен», яки «баргач өйрәнермен әле», дип кичектерергә ярамый, ә инде хаҗга баргач, бу гамәлләрне өйрәнеп кадерле вакытны әрәм итәсе түгел, көчеңне елый-елый шушы гамәлләрне башкарып чыгарга куярга кирәк булачак. 

Инде хаҗ кылдың да, бетте түгел, хаҗ кешегә гомере буе юлдаш була, онытылмый. Башкаларга «Мин хаҗи» кебек сүзләрне әйтүдән сакланыгыз. Бел, хаҗи, хаҗ синең телеңдә түгел, ә гамәлеңдә булсын.

Бәкарә сүрәсенең 200нче аятендә: «Хаҗдан соң Аллаһны аталарыгызны зикер иткәннән дә күбрәк зикер итегез», – диелә. Хаҗдан без өстебезгә зур вазыйфа –  динебезне башкаларга җиткерү бурычын алып кайтабыз. 

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга кабул хаҗлар кылуларыбызны, Үзенең рәхмәтенә ирешүләребезне насыйп итсә иде. Әмин!

Исемем редакция өчен генә.

samtatnews.ru

Просмотров: 1143

2 комментариев

  1. ХАДЖ 2015 всего 100 тыс рублей!!
    СВЕРШАЙ ХАДЖ ПОКА МОЛОДОЙ!
    звоните 89063410088
    Для Самарских:
    вылет из Самары (Международный аэропорт Курумоч) 06.09.2015 года, прилет обратно 04.10.2015 г
    29 дней.
    Комбинированный маршрут: вылет из РФ до ОАЭ (пересадка на автобусы), до Мекке на автобусах, последние дни выезд в Медину, из Медины в ОАЭ на автобусе, оттуда в РФ на самолёте.
    Абдуррауф
    89063410088

  2. Мекка — центр планеты Земля.
    Ислам — религия Истины.
    Хвала Аллаху — Господу миров, Творцу небес и земли!
    http://vk.com/video3118259_161937397