Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гөлсинур ГАФУРОВА: «Мәтрүшкәне тапшырыйк мирас итеп»

душица-для-лицаҖәйләр җитсә, ашкынабыз
Урманнарга, кырларга.
Тып-тын калып, табигатьне,
Кошлар җырын тыңларга.

Сылу кыздай ак каеннар,
Яшел күлмәген киеп,
Көтеп торган гүя безне,
Каршылый башын иеп.

Кояш көлә җиргә карап,
Нурларын сибә күктән.
Өлгергәннәр мәтрүшкәләр,
Җыяр вакытлар җиткән.

Урманнарда йөргән чакта
Тәнгә сихәт аласың.
Язып-сөйләп торасы юк
Мәтрүшкәнең файдасын.

Хуш исләрен бөрки алар
Урман аланнарына.
Ялтырап китә җиләкләр
Үлән араларында.

Тик җыйганда без аларны
Бик тә сак булсак иде.
Тамырларына тимичә,
Сындырып алсак иде.

Саклый күрик мәтрүшкәне,
Күз карасыдай күреп.
Бездән соңгы буыннарга
Тапшырыйк мирас итеп.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Сәлам».

Просмотров: 1570

Комментирование запрещено