Балалар — илебез киләчәге!

3Камышлы авылы мәчетендә имам-хатыйб вазифасын башкаручы, егерме ел балаларга ислам нигезләрен һәм гарәп графикасын өйрәтүче Әхтәм Әхмәтсаҗит улы Госамов: «Президентыбыз Владимир Владимирович Путин үзенең бер чыгышында болай диде: «Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсендә бушлык хасил булды. Ул бушлыкны фәкать дин әһелләре генә тутыра ала», – дип әйтте». 

Әхтәм аганың биографиясенә килгәндә, ул бер үк вакытта кызык та, гыйбрәт алырлык вакыйгаларга да бай. Әтисе Бөек Ватан сугышына китеп барганда кечкенә Әхтәмгә нибарысы сигез яшь кенә була әле.

– Колхоз фермасында җитәкче булып эшләгән әтиебез Әхмәтсаҗит авылдагы өебезне төзеп бетерергә өлгерә алмый калу сәбәпле, без дүрт бала – Хәйдәр, мин – Әхтәм, Изилә белән Әхсән һәм әниебез Минҗиһан әтиебез фронтка киткәндә ферма өендә калдык.  Дөрес, биредә башка гаиләләр дә бар иде. Әнкәй олы абыем Хәйдәр белән фермада сарык көтүе көтте. Ә мин дүрт яшьлек сеңелем Изиләне һәм алты айлык энем Әхсәнне карап, алар эштән кайткан җиргә аш пешереп тора идем. Бераз үсә төшкәч, мин дә көтү көтәргә алындым. Абыем белән үгез җигеп, тирес түгешә идем. Безне ач үлемнән сөекле әнкәебезнең тырышлыгы һәм сыерыбыз гына саклап калды, – дип, бала чактагы тормыш юлын искә алып сөйли язмам герое.

Бик күп кыенлыклар аша илебездә сугыш тәмамлангач, бәхеткә, Минҗиһанның хәләл җефете Әхмәтсаҗит исән-имин генә туган авылына әйләнеп кайта. Гаиләдә бишенче бала – Ядкәр дөньяга килә.

Сугыштан соң тормыш җиңелләрдән булмаса да, Әхтәм кече яшьтән үк гыйлемгә тартыла. Ул Камышлы педагогика училищесына укырга керә. Беренче курсны тәмамлаган, аягына кияргә аяк киеме булмауга карамастан, кар суларына баса-баса ялан аяк имтихан тапшырырга баруы унҗиде яшьлек егетнең гомерлеккә онытылмас вакыйга булып хәтер төпкелендә уелып кала.

– Кайберәүләр төрле сәбәпләр аркасында имтихан бирергә килмәделәр. Гомер үткәч, менә шуларны исемә төшерәм: ул вакытта мин дә бит бармый кала ала идем. Шул чагында укытучымның да бик исе киткән иде. Чөнки ул вакытта ук Аллаһ Раббыбыз миңа укып, белем алуның бик тә кирәкле эш-гамәл икәнлеген, укымышлы булып кына тормыш юлларындагы киртәләр аша үтеп, үзем теләгән максатларыма ирешә аласымны белдергән, – дип уйлыйм. Язмышым мине шулай яшьли сынап караган булса, тормыш юлымда ул мине икенче мәртәбә дә сынап карады. Хәер, монысы турында бераз соңрак, – дип дәвам итә Әхтәм ага.

1954 елда укытучы һөнәрен үзләштергән, яшьли чыбыркы сөйрәп, көтү көткән авыл егетенә комсомол юлламасы тоттырып, иптәшләре белән бергә Казахстанга озаталар. Әхтәм биредә күңелен биреп, тырышып, балаларга белем бирә башлый.

Һәр ир-егетнең ил алдында төп бурычы – армиядә хезмәт итү. Чакыру кәгазе алган, яшь укытучы
егеткә Сахалинда өч ел хезмәт итәргә туры килә. Ә аннан кайтып, бераз гомер үткәч, ул педагогика институтының ишеген ачып керә. Максаты: тагын да югарырак белем үзләштерү. Гыйлем чишмәсенең төбе булмаган кебек, аның да белемгә сусавы басылмый. Ә иң кызыгы шунда: физика-математика серләренә өйрәнүче егет, укытучы һөнәрен үзләштерүче Һашия исемле чибәркәйгә гашыйк була. Һашия дә Әхтәмгә тугры мәхәббәт белән җавап кайтара. Озак та үтми, яшь гаилә барлыкка килә. Озакламый гаиләне тулыландырып, көтеп алган уллары – Руслан дөньяга килә. Гаиләсе булгач, яшь әти төннәрен туку комбинатында акча эшли, ә иртәгесен институтка йөгерә. Менә шулай матур гына тырышып тормыш алып барган вакытта аның хатыны Һашия авырып китә. Нәкъ шул чагында язмышы аны икенче тапкыр сынап карый да инде.

Әхтәм төнге сменадан соң, укырга барганчы ашыгып кына кибеткә барып керә. Чиратсыз гына ипи алу дәртеннән, ул рөхсәт сорый. Шул вакытта сугыш ветераны – бер абзый аны ачуланып ташлый. Ял күрмәгән, борчу-мәшәкатьләрдән бераз арып киткән яшь ир: әйдәгез, чыгып сөйләшик әле, – ди, кызуланып кына. Актыктан Әхтәм кибеттән чыккач, аның арт ягына китеп, ипиен күкрәгенә кысып, үз алдына елап җибәрә: «Ходаем! Бераз сабыр итмәвем сәбәпле, бер кисәк ипи хакында олы кешене рәнҗеттем бит!» – ди ул үз-үзенә. Чөнки кеше буларак, йөрәгендәге сабый бала чагында сөекле әти-әнисе биргән әхлакый тәрбия, вөҗдан газабы тынычлык бирми аңа.

Аллаһының рәхмәте, Һашия ханым терелеп, хастаханәдән чыккач, уку йортын тәмамлап, диплом алган ир белән хатынны Үзбәкстанның Термез шәһәренә озаталар. Алар вакытлыча гына уллары Русланны Камышлыдагы әти-әниләре карамагына тапшыралар.

– Әтием эшчән, уңган булса, әнием гаять сабыр, басынкы холыклы, гыйлем кеше иде. Ул бала чагында ун ел хәзрәт сабагын алган кеше буларак билгеле. Әтием җитмеш биш яшендә мәңгелек йортка күчсә, әнием туксан сигез яшенә кадәр яшәп, вафат булды, – дип әти-әнисе турындагы якты истәлекләрне барлый хәзрәт.

– Хәзер үткән тормыш юлыма борылып карыйм да, уйланып калам. Ул вакытта фатирыбыз да, өебез дә юк иде, – дип дәвам итә ул.

– Кеше өендә яшәп, өч улларыбыз: Русланны, Нилны, Илһамны тудырып үстердек. Кемнәндер акча, байлык, ярдәм өмет итмәдек, үз тырышлыгыбыз белән барын да булдырдык. Ә хәзерге көнгә килгәндә, кемнәндер нидер өмет итеп яшәгән кайсыбер яшьләр нәфесен тыя белми, үз-үзен юкка чыгара, тормышта үз урынын таба алмый интегә. Изге китабыбыз Коръән-Кәримдә: «Адәм баласы гомере буе нәфесе белән сугышыр», – диелгән. Аллаһы Тәгалә шушы нәфесне тыяр, җиңәр өчен безгә акыл биргән. Менә шушы акылны эшкә җигеп, тәүбә кылган, дөрес юлга баскан кешенең тәүбәсен кабул итеп, җәннәтле итәрмен», – ди Аллаһ Раббыбыз, – дип сөйли ул.

Гомер аккан судай ага да ага гына. 1993 елда Госамовлар гаиләсе туган авыллары Камышлыга кайтып төпләнәләр. Биредә өр-яңа йорт җиткерәләр. Инде тормышның ямен-тәмен белеп яшибез, дип, исәпләмәгән чакта бәла килә. Әхтәм абыйның хәләл җефете Һашия апа мәңгелек йортка күчә. Яшьли кавышып, уртак фикергә килеп яшәгән ярын югалту хәсрәте бик авыр булса да, тормыш дәвам итә, бөтен көчеңне туплап, алга барырга кирәк!

Менә шул чагында Әхтәм аганың тормыш юлында Зөлфәрип апа очрый. Зөлфәрип Хәмит кызы Камышлы районындагы Яңа Усман авылында туып үскән. Яшьлегендә Камышлы авылының педучилищесында укытучы һөнәрен үзләштергәч, ул Ташкент шәһәренә юл тота. Мәктәптә балаларга белем биргәндә, Җанридны очратып, алар кавышалар. Гомерләр үтеп, ире үлеп киткәч, туган авылына кунакка кайта ул. Менә шул чагында Әхтәм ага белән очрашу барлыкка килә дә инде һәм ул тормышка чыгып куя. Аның улы Фәрхәт – Америкада, ә кызы Фирүзә – Ташкентта яши. Зөлфәрип апаның өч оныгы бар.

4Ә Әхтәм аганың улы Руслан – Уфада, Нил – Байконурда, Илһам – Мәскәүдә үз тормышлары белән яшиләр. Алар әтиләренә алты онык бүләк иткәннәр. Гусамовлар гаиләсе өлкән яшьтә булуларына карамастан, физик хезмәттән дә читләшмиләр. Урамда язгы гөрләвекләр аккан вакытта аларның җылы теплицаларында помидорлар, кыялар, редиска өлгерә. Ә җәйләрен бакчаларында бәрәңге, кавын, карбыз, төрле җимешләр үсә.

Әйтергә кирәк, Әхтәм ага Үзбәкстанда яшәгән вакытта математика фәне турында методик китап язган, бирегә кайтып урнашкач, район мәгариф бүлегендә методист булып эшләгән. Өстәп шуны да әйтеп үтәсем килә: ул татар телен саклап калуда да зур өлеш керткән. 2012 елда Камышлыда «Җәмгыятьнең рухи һәм әхлакый үсеше. Милли культураларны һәм телләрне саклап калу халәте һәм проблемалары» дип аталган фәнни-практик конференция үткәрүне беренче булып тәкъдим иткән.

Мин хәзер шушы конференциядә Әхтәм хәзрәт Госамов сөйләгән сүзләрдән өзек тәкъдим итәм: «Дин һәм хакимият вәкилләре бергәләшеп киләчәктә ничек яшәү турында уйлашыр дип кем уйлаган?! 12декабрьдә халык алдында чыгыш ясаган Президент Владимир Путин да рухи һәм әхлакый тәрбиягә игътибар арттыру кирәклеге турында әйткән иде бит. Димәк, безнең бүгенге конференция бик вакытлы һәм кирәкле чара. Тормыш иң нык конструкцияләрдән – өчпочмаклардан тора. Ә өчпочмакның бер ягын алсаң, калган ике ягы тотрыксыз булып, ишелеп төшә. Менә, мәсьәлән, беренче өчпочмак – тән, җан һәм аң. Тән үсү белән аң үссә, аң үсү белән җан үссә, кеше камил булып җитешә. Тик менә бездә әле өчпочмакның өч ягы да аксый, шуңа күрә кешеләр дә еш кына йә аң, йә тән, йә тәрбия ягынан зәгыйфь булалар. Җан бит ул сөрелгән иген кыры кебек. Аңа сыйфатлы орлык салмасаң, чүп үләне баса.

Икенче өчпочмак – укытучы – ата-ана – укучы. Җитте шундый заманалар – әниләре яңа туган балаларын чүплекләргә чыгарып ыргыталар. Ә сабыйны Аллаһы исеме белән кулына алып, туган телендә бишек җыры көйләп, күкрәк сөте имезеп үстергән ананың һәм мәктәптә намуслы укытучының тәрбия җимешләре, һичшиксез, күренерлек.

Шулай ук хөкүмәт – халык – дин, Коръән кушканча яшәү рәвеше – кеше – табигать өчпочмакларының бер ягын да алып булмый. Бу дөньяда бар нәрсә дә бер-берсенә бәйле һәм без, кеше буларак, бөтен нәрсә өчен дә җаваплы».

Шушы чыгышыннан соң хәзрәт балалар бакчасына татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай турындагы китаплар, дисклар алып барып, биредәге җитәкчеләр, тәрбиячеләр белән киңәшкәч, аларга тел өйрәтү юлларын аңлатып биргән. Ә хәзер мәчеттә имам-хатыйб вазифасын гына башкарып калмый, якшәмбе мәктәбендә балаларга Ислам нигезләре һәм гарәп графикасын өйрәтә, намаз укыта. 

Ул укучылары белән Татарстанда Коръән уку буенча үткәрелгән чараларда катнашып, алар призлы урыннар яулап алганнар. Әхтәм хәзрәт Госамов Татарстанда үткәрелгән Бөтенроссия дини форумнарда катнашып та, биредә үзен борчыган сүзләрен җиткергән. 

Әңгәмәбез ахырына якынлашып килгәндә, мин аңардан хәзерге яшьләр турындагы фикере белән кызыксындым. Ул:

– Яшьләр белән өлкәннәр арасында бер-берләрен аңламау гомерлек проблема булып тора. Чөнки хәзерге яшьләр алган тәрбия белән безнең буын кешеләренең сәвит чорында алган тәрбиясе тәңгәл килеп бетми. Хәзер балаларны компьютерга бәйләп куйдылар, укып, белем алу – барысы да шунда тупланган. Аларның саф һавада уйнарга, чана, чаңгы шуып, матур табигать кочагында ял итәгә вакытлары калмый. Күбесе күзлек киеп, кайберәүләре бөкрәебрәк йөри. Алар бит булачак ата-аналар! Шулай булгач, киләчәк буынның нинди буласын күз алдына китерүе дә кыен. Минемчә, биредә уйланып калырлык сәбәпләр бик күп. Тагын шуны әйтеп үтәсем килә: хәзер яшьләр арасында тәрбия эшләре алып бару азрак. Рус язучысы Антон Павлович Чехов әйткән бит: «Кешедә барысы да күркәм булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да», – дип. Шуның өчен балаларны тәмле ашатып, матур киендереп, теләгән әйберләрен сатып алып биреп кенә котылып булмый, аларга яшьтән үк әхлакый, дини тәрбия биреп, чын кеше итеп тәрбияли алсак, күп нәрсәләр уңай якка хәл ителер әле, дип ышанасы килә. Чөнки безнең балаларыбыз – илебез киләчәге!

Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис – Камышлы – Денис.

«Самар татарлары» журналы, №2 (11) июнь-август 2015 года.

Просмотров: 1372

Комментирование запрещено