«Одноклассники» дустымның гаиләсен җимерде

23063_1202305295_598x448

Рамил белән Венера – безнең гаилә дусларыбыз. Самарда тату гына ике малай үстереп яталар иде алар. Гаилә башлыгы акчага аптырый торган кеше түгел. Эш урыны яхшы. Ел саен чит илдә ял иттеләр. Аларның тормышларына һәрчак сокландык. Тик көннәрдән бер көнне Венера ирен «Одноклассники» социаль челтәрендә теркәгән. Дуслары, танышлары белән аралашсын, янәсе. Классташлары аларның ничек яшәгәннәрен күрсеннәр, белсеннәр. Ир-ат башта каршы килсә дә, азрак интернет белән танышкач, үзенә дә кызык була башлаган. 

Шулай  «Одноклассники»да аралаша-аралаша Рамил  яшьлек мәхәббәтен дә эзләп тапкан. Яшьлегендә ул бер урыс кызы белән очрашып йөргән булган, ләкин әнисе башка милләт кешесен килен итеп күрергә теләмәгән. Тик хисләрне тыеп була димени?! Кыскасы, бу кыз Рамилдән балага узган. Әмма яшьләр барыбер аерылганнар. Еллар узган. Теге хатын кияүгә чыккан,  тагын балалары дөньяга килгән. Рамил дә үз бәхетен очраткан – Венера белән кавышкан. 

Теге урыс хатыны белән интернет аша аралашу очрашуга ук барып җиткән. Күпмедер качып очрашып йөргәннән соң, уртак балалары хакына берләшергә булганнар.

Хәзер Рамил, ике баласы белән Венераны калдырып, беренче мәхәббәте белән яши башлады. Сөяркәсе ире белән араларын законлы рәвештә өзсә дә, Рамил хатыны белән суд аша аерылышмады әлегә.  Венера янына да килгәләп китә икән. Без исә дустымның бу гамәлен бер дә хупламадык, тик безнең аны гаепләргә хакыбыз юк, ул үз тормышына үзе хуҗа.

Хәзер менә хатын мин «Одноклассники»да озаграк утырсам, шикләнеп куя. Интернет гаиләне җимерергә дә мөмкин икән шул.

Бер абзый.

samtatnews.ru

 

 

Просмотров: 1691

Комментирование запрещено