Театр Камала покажет спектакли в рамках Чемпионата водных видов спорта / FINA чемпионатына — Камал театры спектакльләре

news_21465С 7 по 15 августа, специально в рамках культурной программы Чемпионата мира FINA по водным видам спорта, Татарский государственный Академический театр им.Г.Камала покажет 9 спектаклей. Спектакли, традиционно, обеспечены синхронным переводом на русский и английский языки. Камаловский театр – единственный театр Татарстана, который покажет спектакли в рамках чемпионата.

Откроет и закроет цикл спектаклей постановка «Голубая шаль» Карима Тинчурина. Это не случайно – спектакль давно стал символом татарского театра и «визитной карточкой» Камаловского. Пьеса не сходит со сцены татарского театра с 1926 года, зрительский интерес к ней не ослабевает. «Голубую шаль» можно увидеть на большой сцене Камаловского театра 7 августа 19.00 и 15 августа 18.00.
8 августа 18.00 – нашумевшая премьера 109 сезона от режиссера Фарида Бикчантаева – «Ходжа Насретдин» по произведениям Наки Исанбета и Саадаллы Ваннуса. В главной роли – любимец публики Фанис Зиганшин.
9 августа 18.00 – «Запоздалое лето» Ильгиза Зайниева. В этой трогательной лирической комедии заняты все мэтры татарской сцены: Ринат Тазетдинов, Азгар Шакиров, Равиль Шарафиев, Ирек Багманов и Наиля Гараева.
10 августа 19.00 — самый любимый зрителями спектакль Камаловского театра «Зятья Гэргэри» Туфана Миннуллина. Музыкальная комедия идет с непременными аншлагами вот уже 18 лет. Режиссер спектакля – Марсель Салимжанов.
11 августа 19.00 – «Под музыку ветра» режиссера Лилии Ахметовой. В этой романтической комедии по пьесе Зульфата Хакима заняты популярные молодые артисты театра – Ришат Ахмадуллин, Нафиса Хайруллина, Эмиль Талипов и Айгуль Хайруллина.
12 августа 19.00 – сатирическая комедия «Банкрот» по пьесе Галиаскара Камала. В роли изобретательного «банкрота» Сиразетдина – заслуженный артист Татарстана Радик Бариев. Спектакль входит в лонг-лист лучших спектаклей России 2014 года по мнению экспертного совета «Золотой Маски».
13 августа 19.00 — «Любишь, не любишь…», первая премьера 109 сезона с Равилем Шарафиевым и Данией Нуруллиной в главных ролях. Так случилось, что спектакль посвящен светлой памяти драматурга Флорида Булякова. Сам он говорил о постановке так: «Эта пьеса — о любви. Впрочем, как и многие другие, но в отличие от них, о любви не празднично-мимолетной, а очень сильной, длиной в целую жизнь».
14 августа 19.00 – постановка Фарида Бикчантаева «Мулла» с Эмилем Талиповым и Искандером Хайруллиным в главных ролях. Одно из последних творений выдающегося драматурга Туфана Миннуллина.
Напомним, Татарский государственный Академический театр им.Г.Камала – единственный театр Татарстана, который покажет спектакли в рамках Мирового чемпионата FINA по водным видам спорта. Все спектакли обеспечены синхронным переводом на русский и английский языки.

Камаловский театр

* * *

7-15 август көннәрендә FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 9 спектакль тәкъдим итә.

Спектакльләр циклы Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән башлана һәм тәмамлана. Бу очраклы түгел, чөнки “Зәңгәр шәл” күптән инде бу театрның “йөзек кашы”на әверелде. Әлеге пьеса татар театры сәхнәсендә 1926 елдан бирле уйналып килә. Һәр буын тамашачы аны яратып кабул итә. Спектакльне 7 августта 19.00дә һәм 15 августта 18.00 сәгатьтә Камал театры сәхнәсендә карарга мөмкин.

8 август 18.00 сәгатьтә – 109 сезонның шаулы премьерасы – режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча “Хуҗа Насретдин” спектакле. Баш рольдә тамашачыларның яраткан артисты – Фәнис Җиһанша.

9 август 19.00 – Илгиз Зәйниев “Бабайлар чуагы”. Әлеге лирик комедиядә татар театрының данлыклы артистлары катнаша: Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов, Наилә Гәрәева.

10 август 19.00 – Тамашачыларның иң яраткан спектакльләреннән берсе – Туфан Миңнуллин “Гөргөри кияүләре”. Бу музыкаль комедия инде 20 ел театр сәхнәсендә аншлаг белән бара. Спектакльнең режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.

11 август 19.00 – Зөлфәт Хәким “Искән җилләр көенә”. Режиссеры – Лилия Әхмәтова. Әлеге романтик комедиядә театрның яшь, популяр артистлары катшана: Ришат Әхмәдуллин, Нәфисә Хәйруллина, Эмиль Талипов, Айгөл Хәйруллина һ.б.

12 август 19.00 – Галиәсгар Камал пьесасы буенча сатирик комедия – “Банкрот”. Хәйләкәр банкрот — Сираҗетдин ролендә Татарстанның атказанган артисты – Радик Бариев. Спектакль “Алтын битлек” экспертлар советы фикере белән Россиядә 2014 елның иң яхшы спектакльләрнең лонг-исемлегенә кертелде.

13 август 19.00 – 109 сезонның беренче премьерасы — “Сөясеңме, сөймисеңме…”. Төп рольләрдә – Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина. Спектакль драматург Флорид Бүләковның якты истәлегенә багышлана. Автор үзе әйткәнчә: “ Бу пьеса –мәхәббәт турында. Хәер, барлык әсәрләр кебек үк… Ләкин алардан аермалы буларак, вакытлы хисләр турында түгел, ә тирән, бер гомер озынлыгындагы мәхәббәт хакында…”.

14 август 19.00 – Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Мулла” спектакле. Төп рольләрдә – Эмиль Талипов, Искәндәр Хәйруллин. Әлеге пьеса – данлыклы драматург Туфан Миңнуллинның иң соңгы әсәрләреннән берсе.

Искәртеп үтәбез, Татарстан театрлары арасыннан бер Камал театры гына FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында спектакльләр күрсәтә. Барлык спектакльләр дә рус һәм инглиз телләренә синхрони тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

intertat.ru

Просмотров: 1360

Комментирование запрещено