Бертуган апамның кызы кара киемнән йөри, кашлары һәм иреннәре пирсинг белән тегелгән, чәчен чем карага буятты, аягында кеда, кулында татуировкалар. «Җәберлиләр, сүгәләр, хәтта эшкә дә урнашып булмый», - ди үзе, ә кыяфәтен үзгәртергә теләми. Аны күрүгә бөтен җирдә борыны төбендә ишекләр ябыла, әмма файдасыз:
- Кыяфәтем минем рухыма туры килә, - генә ди.
Кайбер егетләр үзгәртергә теләп нотык сөйләп кенә калмыйлар, тотып кыйныйлар да әле үзен. Тик ул да җавапсыз кала торганнардан түгел. Үз гомерендә бер генә малайның борынын җимермәде.
Кыз әтисен юньләп күргәне дә булмады, ир-ат гаиләсен күптән ташлап китте. Әнисе көне-төне эшләде, кыз урамда тәрбияләнде. Менә нәтиҗә…
Апам кызының мондый кыяфәтенә каршы, билгеле, әммә берни дә эшләтә алмый. 14 яшендә кыз беренче тапкыр кулына тату төшерде. Әнисе орышты үзен, өйдә бикләп калдыргалап карады. Тик аның бу гамәле кызга киртә була алмады, бераздан ул бит татуны да, пирсингны да үзенә үзе ясый башлады.
Пирсинглары кайчандыр егермедән артып киткән иде. Кайсын тән бозыла башлагач салды, кайсы төшеп югалды, хәзерге вакытта 15ләп бар: кашларында, борынында, телендә, колакларында, иренендә, имиләрендә, кендегендә…
Апам аптырап бетте. «Үзен дин әһеленнән өшкертеп карар идем дә, мәчеткә алып кереп кенә булмый», — ди. «Өегездә Коръән сүрәләрен яңгырат», — дип аудиодиск бүләк иткән идем, нишләп бетерләр инде…
Г. (исемемне язырга җөрьәт итмим).
Самар шәһәре.
Просмотров: 1226
Минеке дэ бар такая подруга, но русская