Зарема Сатдинова: “Намуслы эш таләп итәм”

сатдинова 2 август – Тимер юлчылар көне

Куйбышев тимер юлларының Самара участогындагы корылмаларга милләттәшебез Зарема Сатдинова җитәклегендәге бригада хезмәт күрсәтә. Мирный белән Обшаровка станцияләре арасындагы биналар тулысынча аның карамагында.

- Тимерюлчы хезмәте үз эченә бихисап һөнәрләрне ала. Вазифаларыбыз төрле булса да, без барыбер тимерюлчылар. Һәркайсыбызның эше зур җаваплылык, төгәллек таләп итә, — дип сөйли Зарема ханым. — Без үзебезнең участоктагы биналарны карап, вакытында ремонтлап, җитешсезлекләрне төзәтеп торабыз. Шушы хезмәтебез нәтиҗәсендә пассажирлар электричкаларны һәм поездларны якты һәм җылы вокзалларда көтә, диспетчерлар, каравылчылар һәм тимерюлчылар уңай һәм төзек бүлмәләрдә эшли. 

Ачык күңелле, ягымлы елмаюы белән үзенә каратып торучы бу ханым ирләр бригадасы белән җитәкчелек итә, дип уйламассың да. Бүген аның кулы астында алтмышлап балта остасы, элетрик, монтер, маляр һәм төзүчеләр эшли.

Зарема Сатдинова туксанынчы еллар ахырында ире Камил белән Үзбәкстан якларыннан Самарага күчеп килә. Баштан кыенрак булса да, тора-бара тормышлары җайлана. Камил милициянең махсус бүлегенә урнашып эшли башлый, ә Зарема яңа туган уллары Наилне тәрбияли. Эш мәсьәләсен хәл иткәч, үз фатирларын булдыру турында уйлана башлыйлар.

Очраклы рәвештә Камил тимер юл хастаханәсендә эшләүче теш табибы Рөстәм Гыйззәтуллин белән таныша. Ул: “Мин тимерюлчылар тулай торагында яшим. Анда әле тагын буш бүлмәләр булырга тиеш. Комендант белән сөйләшеп кара, бәлки шуларның берсенә сезне дә кертерләр”, - дип киңәш бирә. Комендант чынлап та Сатдиновларның хәленә керә. Зареманы тулай торакка идән юучы итеп эшкә ала да, гаиләне бер бүлмәгә кертә.

- Әйе, “Куйбышев тимер юллары” оешмасындагы хезмәтем идән юудан башланды, — дип сөйли Зарема.

Соңрак Сатдинова “Куйбышев тимер юлларының” төзү бригадасында маляр булып эшли башлый. Хатынның тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген күреп, аны бригадир итеп билгелиләр. Ә тимер юл техникумын тәмамлаганнан соң ул инженер вазифасына керешә.

Бүген Зарема Сәгыйть кызы җитәкче булуына карамастан, ирешкән биеклекләреннән канәгать булмыйча, һаман югарыга омтыла. Күптән түгел тимер юл университетында укый башлаган, югары белем ала. Наил улы дә әнисе артыннан барып, шул ук уку йортына укырга кергән.

Зарема белән Камилнең тормышы үрнәк алырлык. Тулай торактан өч бүлмәле фатирга күчкәннәр, кызы белән улы ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм түгел, каенанага да биредә урын табылган. Барысы бергә аңлашып, киңәшеп, бер-берсенә юл куеп яшиләр: “Каенанама рәхмәт, балаларыбызны тәрбияләргә булыша. Ул булмаса, миңа эшләргә һәм беръюлы укырга авыр булыр иде, әлбәттә”, — ди Зарема.

Карьера баскычын астан өскә кадәр үткән Зарема Сәгыйт кызы кул астында эшләүчеләренең ихтыяҗларын аңлап, коллективта тиешле шартлар, уңайлы мохит тудыра белә. Тимер юл җитәкчелеге дә аның эшен югары бәяли. Ул Самара өлкәсендә тимер юл транспорты системасы үсешенә керткән лаеклы хезмәте өчен Губерна Думасының Дипломы белән бүләкләнгән, ә 2014 елда аңа “Куйбышев Тимер юлларының лаеклы хезмәткәре” исеме бирелгән.

- 2003 елдан башлап Куйбышев тимер юлының Самара дистанциясендә участок начальнигы булып эшлим. Эшемне яратам һәм шундый зур оешмада үз урыным булуы белән горурланам. Россия тимер юлларының барлык тармаклары тотрыклы һәм өзлексез эшләгәндә генә без халыкка тиешле хезмәт күрсәтә алачакбыз. Шуңа да мин һәр эшчебездән намуслы эш тәлап итәм, - ди Зарема Сәгыйт кызы. — Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан коллективыбызны һәм бөтен тимерюлчыларны да котлыйм һәм авыр эшләрендә уңышлар телим.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 2007

Один комментарий

  1. Сегодня день ВДВ, беригитесь, пьяные десантники будут громить, разбивать, сносить, обзывать и драться. Смуглые татары сидите дома, обзовут сраными чурками, хачеподобными татаро-монголами и мало не покажется, очнетесь в больнице, а может и не очнетесь. Это россия…