Камышлы районының иң матур, чиста һәм төзек йортларының берсе (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (30)Соңгы елларда Иске Ярмәк авылының Сабан туенда, кыр батырлары белән беррәттән, Иске һәм Яңа Ярмәк, Чулпан авылларының иң матур, чиста һәм төзек йорт хуҗаларын да аерым хөрмәтли башладылар. Быелгы бәйрәмдә дә “Иң матур төзек йорт” бәйгесенә йомгак ясалып, беренче урынны Чулпан авылыннан Әхкәм һәм Алсу Сәфиуллиннар яулаган иде.

Әхкәм  Кәрам улы  Сәфиуллин һәм аның  игезәк туганы Әмир - Чулпан авылы егетләре, минем сыйныфташларым.  Алар Иске Ярмәк авылы мәктәбендә 4-8нче сыйныфларда белем алдылар. Бергә укыдык, рәсем дәресләрендә Әхкәмнең эшләренә сокланып карап утыра идем. «Син искиткеч оста итеп рәсемнәр ясыйсың,  рәссамга гына бар инде», — дия торган идем үзенә. Тыңламады шул, 8нче сыйныфтан соң Камышлыдагы һөнәри училищеда йөк машинасын йөртүчегә укыды. Аннан соң Чулпанның «Восток» дип аталган колхозында хезмәт күрсәтте, ул таралгач — балта остасы булып эшләде.

Әхкәмнең тормыш иптәше Алсу балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Сәфиуллиннар ике ул үстерделәр, бүгенге көндә өч оныклары бар. Тәрбиягә балалар да алдылар: кыз бала инде медицина көллиятендә белем ала, өч малай үзләре белән яши.

Буш вакытында Әхкәм  йортында гипстан әллә-ниләр кыландырып ята. Карагыз әле сез аның эшләренә, Сәфиуллиннарның матур, чиста һәм төзек йортларына:

imageimage (1) image (2) image (3) image (4) image (5) image (6) image (7) image (8) image (9)image (12)image (15) image (16)image (18)image (20) image (21) image (22) image (23) image (24) image (25) image (26) image (27)image (30) image (31) image (32) image (33) image (34) image (35) image (36)image (11)

 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

Просмотров: 2411

3 комментариев

  1. Просто чудо! Владельцам этой страны чудес просто поклон и огромное спасибо. Пока на Земле есть такие люди она прекрасна!

  2. Сказка!

  3. У хозяина золотые руки!А у хозяйки фантазия!