Отпуска вакытында кайберәүләр чит илләгә сәяхәт кыла, ял йортларына бара. Мин Камышлымда гына ял иттем, ә беркөнне велосипедымны иярләдем дә, туган авылыма — Иске Ярмәккә — юл тоттым.
Көн бик матур булды. Иркен болыннар, кырлар, урманнар аша барганда кошлар сайравын тыңладым, аларга кушылып җырладым, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләремне белдереп, белгән догаларымны укыдым. Күңелем тулып, рәхәтләнеп, шатлыгымнан елап та
Гүзәл Камышлы районының көнбатыш ягында урнашкан Иске Ярмәк авылы башка авыллардан берни белән дә аерылмый кебек, әмма биредә үскәч, минем өчен аннан да кадерлерәк авыл юк. Аның чиста һавасы, андагы кошлар сайравы - җаныма дәва, челтерәп аккан чишмә сулары барлык авыруларымны да баса.
Мин килеп җиткәндә туган авылым җәй кояшының нурларына өртелгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра иде. Мондый төс бары тик аңа гына хастыр. Аның алсулыгы — кояштан, аксыл-сарысы — йортлары буявыннан, ап-агы — ромашка таҗларыннан, ә ачык зәңгәре аяз күктән иңгәндер. Шуларның бергә аралашуыннан туа торгандыр авылым чумып утырган яктылык диңгезенең гаҗәеп төсе.
Иске Ярмәгемнең урамнарын, елга буйларын, болыннарын әйләндем, кечкенә чакта йөргән сукмаклар аша кабат үттем һәм җанга дәва алдым. Туган авылымның, аның табигатенең матурлыгын сезгә дә фотосурәтләр аша күрсәтергә телим.
«Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.
Просмотров: 2651
ВИДЕО СТАРОЕ ЕРМАКОВО: https://youtu.be/wJJQXgOq9o8
Авылга куптэн кайткан юк, карадым-укдым да елап та жибэрдем. Рэхмэт