«Иске Мәчәләйнең киләчәге үз кулыбызда»

Уразметов1Равил Фәрит улы Уразмәтов инде егерме елга якын Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылының җирлек башлыгы булып эшли. Күптән түгел аның белән авылның яшәеше, проблемалары турында сөйләштек.

- Безнең җирлеккә Мәчәләй, Первомайск, Үрнәк авыллары керә, — дип башлады сүзен Равил Фәрит улы. — 530 йортта барлыгы 1мең 300 кеше яши. Тугызьеллык мәктәптә 25 укучы белем ала, балалар бакчасында 25 сабый тәрбияләнә.

Авыл халкы башлыча шәхси хуҗалыгында терлек асрап, бакчасында яшелчә үстереп көн күрә. Үзләреннән арткан продукцияне сатып, өстәмә табыш та алалар. Рамил Иваев һәм Ришат Бадамшиннарның крестьян-фермер хуҗалыклары терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Ә Наил Субеевның үз пилорамасы бар. Турал Өмәров үзенең теплицасында яшелчә үстерү белән мәшгуль.

Авылыбызның СПК “Восход” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Ринат Искәндәров һәм аның урынбасары “Айбагар” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Хәлиулла Мамышев та соңгы вакытларда уңышлы гына эшләп киләләр.

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее көннәрендә Мәчәләйнең сугыш корбаннары истәлегенә куелган иске һәйкәлне төзекләндердек. Бу эшне алып баруда авылдашларыбыз гына түгел, читкә китеп яшәүче якташларыбыз да зур өлеш керттеләр. Шундыйлардан Зөлфия Таштабанованы, Рәфыйкъ Газизовны, Халит Имангуловны, Ринат Мамышевны атарга була.

Губерна Думасы депутаты Владимир Субботин да гел булышып тора. Аның тырышлыгы белән авылга Самарадан табиблар килеп, халыкның сәламәтлеген тикшереп киттеләр.

Кышын кар өстендә үткәрелгән футбол һәм чаңгы ярышларын да сагынып искә алалар. Күрше Подбельскида — өлкәннәр, ә Мәчәләйдә балалар арасында үткәрелгән “Салют Победы” спартакиадасы да кызыклы үтте.

Авылдашыбыз, танылган эшкуар Фәхретдин Канюкаев ярдәме белән нәшер ителгән “Подвиг огненных лет” китабын тәкъдим итү кичәсе аерым игътибарга лаек. Төрле рәсемнәр, сугышта катнашкан авылдашларыбызның фотосурәтләре белән бизәлгән бу китапта авыл тарихы, мәчетләребез, имамнарыбыз, авыл җирлеге, мәктәп, Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр авылдашларыбыз турында сүз бара. Җәмәгатьчелек китапны бик җылы каршы алды.

Быелгы җәй җил-давыллары, көчле кызуы һәм ишеп яуган бозлы яңгырлары белән истә калачак. Күптән түгел генә ике катлы Мәдәният йортыбызның түбәсен җил каерып аткан иде. Шуны төзәтүгә бик күп вакыт һәм акча сарыф итәргә туры килде.

Авыл җирендә җитди ике проблема бар: кышын юлларны чистарту булса, җәен — су җитешмәү. Мәчәләйдә быелгы кышны халык суга тиенеп яшәде. Бер скажинадан су әйбәт кенә килеп тора. Ә менә икенчесенең су юлларына балчык утырган. Менә шуны чистарта алсак, иншалла, су проблемасы тулысынча хәл ителер иде.

Ләкин суны саклап тотарга өйрәнергә кирәк. Олы яшьтәге картларыбыз тәһарәт яңартырга да су таба алмый интеккән чакта, икенче берәүләр көне-төне бәрәңге бакчаларына су сибеп яталар. Кайберәүләренең су өчен бурычлары җыелып бара. Авылыбызда әлегә кадәр коммуналь-торак хуҗалыгы оештырылмаган, вак-төяк эшләрне башкару өчен хаттә слесарь да юк. Бер-бер хәл килеп чыкса, районга шалтыратып, ярдәм сорарга туры килә. Ә аннан ярдәм килгәнче күпмедер вакыт үтә. Менә шуның өчен, авылыбызның киләчәген кайгыртып, булган мөлкәтебезне әрәм-шәрәм итмичә, бер-беребез турында уйлап, хөрмәт итешеп яшәсәк, тормышыбызда барысы да ал да гөл булыр иде.

Әңгәмәдәш - Нурсинә ХӘКИМОВА.

Иске Мәчәләй авылы.

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1995

Один комментарий

  1. Яшэсен Мэчэлэебез!