Камышлы авылыннан аталы-уллы Госман һәм Равил Галиевлар басуда һәр бөртек өчен көрәшәләр (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (10)Кырларда урып-җыю эшләре бара. Игенчеләр бодай, арыш һәм арпа культураларын суктыралар. Камышлы авылыннан аталы-уллы Госман һәм Равил Галиевлар да иртәнге сәгатьләрдән алып кичке караңгыга кадәр басуда көч һәм тир түгәләр, чыгым кертеп үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен көрәшәләр.

Галиевлар бөтен тәвәккәллекләрен, булганлыкларын эшкә җигеп, шәхси хуҗалыкларында күп итеп мөгезле эре терлек һәм сарыклар  асрыйлар, үзләренең техникаларын да булдырганнар.

Үз эшеңне  нәтиҗәле итеп оештыру җиңел түгел, билгеле. Табышка эшләү өчен еллар буе үҗәтләнеп тырышырга кирәк. Бу юлны үз көченә ышанганнар гына сайлый.

Бүгенге вазгыять Галиевлар кебек тырышларга йөз тота да инде.  Тырыш, эшкә карусыз бу гаиләнең максатларына ирешүләренә шик юк.

image (1)image (4)image (5) image (6)image (8) image (9) image (10) image (11)image (11) image (12)

 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

 

Просмотров: 1732

Один комментарий

  1. ФАИНКА Завьялова - Гусельникова в пишет:

    неутомимые труженики!