Озын һәм урау-урау юллар белән генә динебезгә бер адым ясадым…

Koran_260310Иң элек тормышым әкияттәгечә җайлы бара иде минем. Ирем бар нәрсәне булдырды, тормышны өстерәде. Мин өйдә генә утырдым, бер бала таптым да шуны тәрбияләргә бар көчемне куйдым. Аллаһы Тәгаләнең байлык, сәламәтлек белән сынавы булгандыр инде. Тик мин генә бу сынауны тиешенчә уза алмадым, ахрысы. 

Ирем Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанып, аның кушканнары буенча яши башлады. Юк, миңа бернинди дә таләп куймады ул. Тик мин аның дин юлына биргән акчаларын, ярдәмен күпсенеп, өйдә тавыш чыгара идем. Нәрсә җитмәгән… Дини китаплар алып кайтса да, «фанатик» дип кенә көлдем. Хәзер шуларны искә төшерәм дә иремнең сабырлыгына шаккатам.

Өйдәге хәләл ризыкларга күндем анысы, ә менә табынга вино-аракы куйдырмый башлагач, ачы тавыш белән кычкырындым. Йөрешә торган дусларымны шул эчемлексез дә менә дигән кунак итеп булганын соң аңладым. Соң, бик соң шул…

Шулай бервакыт иремнең намаз укуына җенем котырып, тавыш куптарган идем, ул түзмичә, чыгып китте. Берничә көннән йөрәк авыруы аны мәңгелеккә алып китте…

…Иремнең җилкә ышыгында бернинди мохтаҗлык, авырлык сизмичә яшәгәнемне аны югалткач кына аңладым. 

Улыбыз бар, аңа 15 яшь, бабасы белән мәчеткә баргалый, әтисенең китапларын укый, намазга басты. Мин дә калын булмаган китапларга күз төшергәлим. Әле менә вәгазьләр китабын укый башладым, укыган вакытта уйландыра, күзгә яшь тыгыла. Яшьтән кермәгәнне олыгайгач үзләштерү авыррак икән. Тик мин тырышам, иремнең миннән разый булып, тыныч ятуын телим. Намазга басарга да ниятем бар: догалар өйрәнә башладым инде. 

Шулай озын һәм урау-урау юллар белән генә динебезгә бер адым ясадым. Тик нинди югалтулар бәрабәренә…

Исемемне язмыйм.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1293

Комментирование запрещено