На фестиваль исторической реконструкции «Великий Болгар» организаторы ожидают 25 тыс. гостей (ВИДЕО) / Урта гасыр бәрелешләре бүгенге көнгә күчә

IMG_0675С 14 по 16 августа в Болгарском государственном историко-архитектурном музее-заповеднике пройдет второй исторический фестиваль «Великий Болгар». Как сообщил в ходе пресс-конференции, посвященной проведению фестиваля, председатель госкомитета по туризму РТ Сергей Иванов, в этом году ожидается участие порядка 25 тыс. гостей. В прошлом году мероприятие посетили 14 тыс. человек.

На этот раз любители средневековых боев и сражений смогут стать свидетелями самого массового боя — 100 на 100 с применением мечей, топоров и алебард. Как обещают устроители мероприятия, никаких постановочных сражений не будет, «все драки в полную силу». По словам одного из организаторов фестиваля, исполнительного директора НП «Сулица» Алексея Кокурина, это позволяет назвать «Великий Болгар» самым большим и массовым фестивалем исторической реконструкции в России.

Еще одно новаторство нынешнего фестиваля — организованная территория под установку палаток для туристов, приезжающих со своим снаряжением, а также путешествующих на автодомах. Стоимость размещения одной палатки — 300 рублей за все проведенное там время. Для всех остальных будет работать палаточный лагерь на 2 тыс. человек. Гости будут размещаться в двух- и трехместных палатках, имея возможность воспользоваться туалетом, душем и горячей водой. Стоимость проживания в таком лагере составит 300 рублей за одно место в сутки. Места можно бронировать заранее.

Для желающих попасть на мероприятие в этом году будет организована доставка гостей из Казани, Набережных Челнов, Самары и других городов. Отправление из Казани будет осуществляться с автовокзала «Центральный». Стоимость проезда туда и обратно составит 550 рублей. Билеты необходимо приобрести заранее на сайте фестиваля и в кассах города.

business-gazeta.ru

* * *

14-16 август көннәрдә Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында узачак тарихи фестиваль урта гасыр мохитенә чумарга мөмкинлек бирәчәк. XIII-XV гасырда кешеләр ничек көн күргәнен, нәрсә белән тукланганын, нинди киемнәр кигәнен, ә иң мөһиме — сугышчыларның шул чордагы кебек чып-чын бәрелешләрен биредә үз күзең белән күреп булачак.

“Бөек Болгар” тарихи фестивале быел икенче мәртәбә уздырыла. Былтыргысыннан оештыручылар бик канәгать калган – борынгы мохит 14 меңнән артык кешене җәлеп иткән, сугышчылар исә Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, хәтта чит иллләрдән дә килгән. Агымдагысында катнашучылар географиясен тагын да киңәйтеп, 25 меңләп кунакны җыярга ниятлиләр.

“Сулица” тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге башкарма директоры Алексей Кокурин сүзләренчә, “Бөек Болгар” фестиваленә тиң чаралар Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелә. Хәтта күрше төбәкләрдә алар күп ел рәттән оештырыла – Самарда, әйтик, урта гасыр сугышчылары бәрелешләре инде 15 еллап, Ульян өлкәсендә 8 еллап уза. Шуда да Татарстан ниндидер яңалык ачты дип әйтеп булмый, киресенчә, бик күпкә артта калган. Әмма оештыру, инфраструктурасы буенча, “Бөек Болгар”ның иң яхшы фестиваль булуын билгеләп үтте Алексей Кокурин.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, элегрәк фестивальне оештыру өчен урын булмаган. 20-25 мең кешене сыйдырырга, урнаштырырга, аларга уңайлы шартлар булдырырга кирәк бит. Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы төзекләндерелгәч тә, мондый мөмкинлек туган. Биредә ниндидер ясалма корылмалар булдырырга да кирәкми, тарихи җиргә аяк басуга ук үткәнгә килеп эләккәндәй буласың.

Алексей Кокурин шунысына да игътибар юнәлтте: фестиваль урта гасыр хәрби киемнәре кигән кешеләрнең театральләштерелгән чыгышларыннан түгел, ә чып-чын бәрелешләрдән гыйбарәт. Катнашучылар исәбе буенча да ул иң массалы булырга охшап тора.

- Һәр катнашучы, кемнең көчлерәк булуын ачыклау максатыннан, шул чордагы сугыш тактикасын файдаланып, бар көченә сугыша. Аларның кораллары да урта гасыр кылычларыннан үткенләнмәгән булуы белән генә аерыла. Сугышчылар арасында яраланучылар да булырга мөмкин, билгеле. Шуңа да биредә ашыгыч ярдәм машинасы булачак. Әмма җәрәхәтләр сәламәтлек өчен куркыныч булмас, барысы да җиңелчә яралар алу белән генә чикләнер дип ышанабыз. Узган елда куркыныч хәлләр булмады, – дип билгеләп узды ул.

Фестивальнең төп мәйданында Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 200дән артык сугышчы катнашыр дип көтелә. Татарстанны төрле тарихи клублар вәкилләреннән тупланган команда тәкъдим итәчәк. Аның составында 19-30 яшьләрдәге 24 кеше. Команда Алтын Урда чоры, рус һәм Европа костюмнарына киенәчәк. Сугышу осталыгын алар “Калкан һәм кылыч”, “Кылыч-кылыч”, “Ике куллы кылыч”, “Кылыч–баклер” (баклер – диаметры 30 сантимерлы калкан), “Алебарда” (башы сөңге сыман сугышу балтасы) кебек турнирларда күрсәтәчәк. Ә 100×100 форматындагы иң массалы көч сынашу берәүне дә битараф калдырмас, мөгаен.

Моннан кала атлар турниры уздыру да планлаштырыла. Шул чор яу машиналарыннан торган мәйданда исә фестиваль кунаклары атып карый алачак. Гомумән, туристларга вакытны күңелле уздыру өчен мөмкинлекләр күп булачак. Гаскәриләр ярышларыннан тыш, биредә кичке концертлар оештыру ниятләнә, шулай ук файер-шоу күрсәтеләчәк. Шәһәр территориясендә тарихи ярминкә җәеләчәк: анда сувенирлар сатып алырга, шулай ук үзеңә борынгы һөнәрчелек нигезләренә өйрәнергә мөмкин булачак.

Һөнәрчеләр ярминкәсендә дә кызыклы мастер-класслар уздырырга ниятлиләр. Аларның кайберләре бушлай, кайберләре түләүле булачак. Бала-чагаларның да күңелен күрергә тырышканнар. Махсус балалар мәйданчыгында алар төрле уеннарда һәм мастер-классларда катнаша ала, шулай ук сугышчылар киемнәренә киенеп, үз яшьтәшләре белән көч сынаша алачак.

Фестивальне тамаша кылырга килүчеләр кунакханәдә, кырдагы һәм стационар палаткалы лагерьларда төн куна ала. Әмма бүгенге көндә “Регина” кунакханәсендә урыннар инде калмаган. 2 000 кешегә исәпләнгән палаткалы лагерьда да урыннарны алдан броньлап куйсаң хәерле. Бер урын өчен тәүлегенә 300 сум түләргә туры киләчәк. Бу бәягә шулай ук бәдрәф белән куллану, душ керү һәм кайнар су белән тәэмин итү керә. Үз палаткалары белән килүче туристлар өчен дә быел махсус урын әзерләгәннәр. Бер палатка урнаштыру шулай ук 300 сум торачак. Ничә көн торсаң да бу сумманы гына түлисең. Тамак ялгап алу өчен исә төрле сату нокталары эшлиячәк. Кунакларны хәтта бәрән ите белән юка, әйрән, кыздырылган бүдәнә, кабан ите белән дә сыйлаячаклар.

Казань-Болгар-Казань маршруты буенча автобуслар Үзәк автовокзал яныннан кузгалачак. Ике якка юл бәясе 550 сумга төшәчәк Билетларны инде броньлап куярга мөмкин.

14 август көнне автобус Казаннан 10:00 сәгатьтә кузагала. Кире кайту 23:00дә оештырыла.

15-16 августа автобус 8:00дә китәчәк. Болгардан кайту 23:30 сәгатьтә булачак.

Автотранспорт Чаллыдан (Түбән Кама аша) да оештырылачак. Автобуста ике якка трансфер 700 сум торачак. Шулай ук быел Россиянең башка шәһәрләреннән дә турлар оештырылачак: Рыбинск, Тутаев, Ярославль, Кострома, Иваново, Самар һәм Тольяттидан махсус “Бөек Болгар” фестивалендә катнашу өчен кунаклар күпләп килер дип көтелә.

intertat.ru

КОНТЕКСТ:

В августе отправятся дополнительные маршруты в Болгар / Август көннәренә Казаннан Болгарга махсус рейс ачыла

* * *

В Болгаре вырастет палаточный лагерь и будут стрелять из катапульты

* * *

Болгарда «Бөек Болгар» фестивале узды /Фестиваль «Великий Болгар»: субкультура на фоне мечети

 

 

Просмотров: 1452

Комментирование запрещено