Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә…

фермеры

Рәшит Ива­ев, агроном Рәшит Ис­мә­гыйлев (уртада) һәм Олег Волков.

Иске Мәчәләй авылының “Восток” җәмгыяте басу-кыр­лары буйлап үткәндә юл читендә үскән алтынсу эре көзге бодай башаклары машина тәрәзәсенә сарылалар иде. Әйтерсең лә, алар тырыш хуҗаларына, уңган игенчеләргә дан җырлый!

- “Чебешләрне көзен саныйлар”, — диләр бит. Бик дөрес сүзләр болар. Барысы да, Аллаһы кулында. Шөкер, әнә көзге бодаебыз өлгерде инде, язгысы да матур гына үсеп килә, — дип сүзен башлады  “Восток” хуҗалыгы  җитәкчесе Ринат Зәйнулла улы Искәндәровның урынбасары, “Айбагар” көнбагыш цехы җитәкчесе Хәлиулла Габделхәмит улы Мамышев.

- Урып-җыю вакытында яңгырлар комачауламаса, уңышны әрәм-шәрәм ит­мичә, амбарларга салырбыз, дип өметләнәбез. Моның өчен техникабыз җитәрлек, эшләүчеләргә канәгать калырлык хезмәт хакы түләргә тырышабыз.

Ел саен тәҗрибә туплыйбыз. Күрше Северный Ключ авылыннан җир пайларын үз хуҗалыгыбызга алу дәвам итә. Киләчәктә югалтканны кире кайтарып бетерербез, дип уйлыйбыз, — дип сүзен төгәлләде Хәлиулла әфәнде.

“Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә”, дип тикмәгә генә җырламыйлардыр. Дөрес­тән дә, бу хуҗалыкның мактарлыгы да, мактанырлыгы да бар. Басуларда игеннәр шаулап үсеп утыра. Биредәге тәртипкә, чисталыкка исең китәрлек! Хуҗалык агрономы Рәшит Исмәгыйлов белән басуларны карап йөргәндә юлыбыз көнбагыш кырына килеп чыкты.

Рәт-рәт булып тезелеп киткән көнбагыш чәчүлекләренә карыйсың да, күңел тагын да күтәрелеп китә.

Кырлардан машина-трактор паркына әйләнеп кайткач, Хә­лиулла әфәнде Мамышев бе­лән әңгәмәбезне дәвам иттек.

- Көнбагышны быел бик күп чәчкәнсез икән, - диюемә җавап итеп ул:

- Әйе, без үзебездә көн­багыш мае да чыгарабыз бит. Җирләрнең пай хуҗаларына һәм биредә хезмәт итүчеләргә дә үсемлек мае, терлек азыгы, фураж бирәбез, акчалата да түлибез. Яхшы сортлы көнбагышны киләсе ел өчен орлыкка да калдырабыз, артканын ерак шәһәрләргә илтеп, сатып, акча ясыйбыз, — диде ул.

- Көзге бодайны да биш йөзгә якын гектарда үстердек. Ел саен басуларны тиешенчә эшкәртеп, үз вакытында тиешле ашламаларны керткәнгә күрә, әйбәт уңыш та алабыз, — дип өстәп куйды агроном Рәшит Миргалифән улы да.

- Хуҗалыкта тырыш хез­мәткәрләребез күп. Менә, мәсәлән, Ибраһим Шакир улы Усяев кырык елдан артык инде механизатор булып эшли. Ул күптән түгел өлкә губер­наторы Николай Иванович Меркушкинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәшит Иваев, Олег Волков, Владимир Юсупов та — яшь механизаторлар булсалар да, мактауга лаеклылар. 

Менә шундый уңган, үз хез­мәт­ләрен тырышып, җиренә җиткереп баш­каручылар булганга хуҗалыгыбыз алга бара да инде. Авылыбызда буш йорт­ларны сатып алучылар күбәй­гәннән-күбәя бара. Аллаһы насыйп итсә, Иске Мәчәләебез таркалмас, биредә элек­кечә матур тор­мыш дәвам итәр, икмәк чә­челгән басу-кыр­ларда һәр язны тургайлар җыр сузар, дип ышанып әйтә алам, — дип сөйләшүебезгә нокта куйды Хәлиулла әфәнде Мамышев.

 (Язманы газетада ба­сарга әзерләгәндә, мә­­чә­ләй­леләр бе­лән те­ле­фон аша сөйләштем:

- Көзге бодайны урып-җыю­ны тәмам­ладык.Һәр гектар 21әр центнер уңыш бирде, — диделәр).

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Иске Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1491

Комментирование запрещено