Шәһәрне макта, авылда яшә!

равил зарипов 2

Зариповларның улы Равил.

Тырыш, үҗәт кеше юлын таба, авыр мәшәкатьтән курыкмыйча теләгән максатына ирешә ала. Менә шулай көннәрнең берсендә мин Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче уңган, хезмәт сөючән Зариповлар гаиләсе белән очраштым.

- Шәһәр тормышы катлаулы булгач, авылыбызга кайтып урнаштык. Һәм моңа һич тә үкенмибез, чөнки без — авыл кешеләре, шушы җиргә береккәнбез, — дип, сүзен башлады гаилә башлыгы Минсәлих Минсәгыйть улы Зарипов.

- Аллаһыга шөкер, эшләгән хезмәт җимешләребез тормыш алып барырга җитеп тора. Дөрес, чыгымнары да күп инде. Ә эшләмәсәң, бернәрсә дә булмый бит, — дип, хәләл җефетенең сүзләренә кушылды Мөхлисә ханым.

Зариповларның уллары Равил турында “әти-әнисенең уң кулы” дип әйтергә була.

- Без үз эшебезне башлап җибәргәндә тагын берничә гаилә дә алынган иде. Ләкин түземлекләре җитеп бетмәде, ташладылар, — дип әти-әнисенең сүз¬ләренә кушылды ул.

Бу матур гаиләнең берничә теплицасы бар. Баштан анда яшь үсентеләрне үстерәләр, декабрь башында кыяр белән помидорларны аерып утырталар. Аларны бергә утыртырга ярамый, бер-берсен яратып бетермиләр икән.

Теплицада көндез бик кызу булу сәбәпле, таң белән яки кичен генә эшләргә туры килә.

Хуҗаларның тырышлыгы, уңганлыгы әллә кайдан күренеп тора.  Сабакларыннан виноград кебек салынып-салынып төшкән кызыл помидорлар һәм ямь-яшел кыярлар җәннәт бакчасын хәтерләтә.

- Химик ашламалар кертмибез, тирес һәм көл белән генә ашлыйбыз. Әгәр дә химик матдәләр кертсәң, сатып алучыларны югалтачаксың. Кыяр белән помидор яхшы үссен өчен һәрчак һава коры, җир дымлы булырга тиеш. Шуның өчен аларны гел карап торырга кирәк, өлгерә алмый калсаң, күпме көч түгеп җитештергән продукцияң бик тиз чери башларга да мөмкин, — диләр Зариповлар.

Алар үстергән яшелчәләрне авыл базарында яисә күрше авылларга алып барып саталар. Өйләренә килеп алучылар да бар.

“Шәһәрне макта, авылда яшә”, — ди татар халык мәкале. Бу шулай инде. Авыл тормышын башка бернәрсәгә дә алыштырып булмый.

Тырыш, уңган гаилә йорты бик матур урында урнашкан. Бакча башында гына ярларына сыеша алмагандай, бормаланып Сок елгасы агып ята. Аның тирә-ягындагы яшел болында язгы назлы җилдә, ялларын тузгытып, атлар уйнаклашып чаба. Иркенлектә, табигатьнең матурлыгына сөенеп, туган авылларында эшләп, булганына шөкер итеп яши Зариповлар гаиләсе.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1459

Комментирование запрещено