Ирем Муса Җәлил белән бер концлагерьда утырган

 Заһидә әби улы Заһид һәм кечкенә оныкчыгы белән.


Заһидә әби улы Заһид һәм кечкенә оныкчыгы белән.

Камышлының биек, мәһабәт тауларын күк йөзендә кабарып торган матур болытларга охшаттым мин. Авылдан ниндидер яктылык, матурлык, илаһи чисталык бөркелә кебек.

Мин бирегә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәмнәр үткәч килдем, һәм миңа иң беренче булып тыл ветераны Заһидә әби Сафина белән очрашырга насыйп булды.

- Сугыш башланганда миңа нибары унике яшь кенә иде әле, — дип сөйләп китте ул миңа үзе турында. — Бөтен гаиләбез “Марс” дип аталган артельдә хезмәт итә, ә халык телендә ул “кустарь” дип йөртелә иде. Сугыш башлангач та биредә эшләүче ир-атларны фронтка җибәрмәделәр, бронь белән калдырдылар. Чөнки артельдә фронт өчен ат чаналары, арбалар, тәгәрмәчләр һәм башка кирәкле әйберләр ясалды. Миңа да унике яшемнән шунда эшләргә туры килде. Артель каршында кибет ачылды, анда он, сабын, ипи, киемнәр сатыла иде.

Сатучы булып эшләгән бертуган абыем 1942 елда сугышка алынгач, бу вазифаны миңа ышанып тапшырдылар. Мине сугыш тәмамланыр алдыннан башка хатын-кызлар белән бергә урман кисәргә дә җибәрделәр. Бу эшнең авырлыгы турында сөйләп тә бетерерлек түгел, ә яз җиткәч, урманда калган агач ботакларын яндыра торган идек.

Сугыш тәмамлангач та, безгә биредә байтак кына азапланырга туры килде әле.

Ә инде 1947 елда абыем армиядән кайткач, китап кибетендә эшли башлады һәм мине дә үз янына алды.

Шулай итеп, язмышым кискен борылыш ясап, миңа 42 ел сәүдә үзәгендә эшләргә туры килде. Күп балалы ана буларак лаеклы ялга чыккач та, 57 яшемә кадәр эшләдем әле.

Ирем Әбделхагым белән без бик тату яшәдек, Аллаһыга шөкер. Үпкәләшеп торырга вакыт булмады. Балаларыбыз Заһидны, Сәгыйдәне, Равилне, игезәкләребез – Илгизәр белән Илсөярне тәрбияләргә, терлек асрарга, эшкә йөгерергә кирәк иде бит. Туйганчы йокламаган чакларым да бик күп булды.

Әбделхагым озак еллар машина йөртүче булып эшләде. Тик соңга таба сугыш “бүләк иткән” авырулары кузгалгач, каравылчы булып кына калды. Бераздан соң ике аягы да йөрмәскә әйләнде. Шуннан соң мин аны ун ел кадерләп карадым. Риза, бәхил булып, 1990 елда бакыйлыкка күчте.

Әбделхагым фронтта чагында берничә тәүлек аяк киемен салып ял итә алмау, ыштырлары туңып, аякларына ябышу эзсез калмаган шул. Сөйли башласа, ул елый торган иде.

Әбделхак 25 яшендә сугышка киткән. Немецлар кулында эзәрлекләнүче авылларны азат иткәндә яндырылган, бары тик морҗалары гына утырып калган өйләрне күп күрергә туры килгән аңа. Яндырылган өйләрнең берсеннән күкрәгенә песи баласын кысып тоткан, 5-6 яшьләрендәге сабый баланың аларның каршына килеп чыгуы аны бик нык тетрәндерүе турында сөйләгән иде ул.

Әбделхагым сугышта разведчик булып хезмәт иткән һәм күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Тик ул берникадәр вакыттан соң фашистларга әсирлеккә төшә. Анда аңа татар халкының сөекле язучысы Муса Җәлил белән бер лагерьда утырырга туры килә.

Әбделхак турында туган авылына сугышта һәлак булды, дигән хәбәре килеп ирешә. Ә ул исән кала, Америка солдатлары азат иткәч, Әбделхак Голландиягә барып эләгә. Ә инде туган иленә кайткач, әсирлектә булган өчен аны Себергә сөргенгә озаталар. Омск шәһәрендә 1953 елга кадәр эшләргә туры килә аңа. Ул, Сталин үлгәч кенә, туган авылына кайту бәхетенә ирешә.

Бүген Камышлы авылы җирлеге җитәкчесе булып эшләүче Заһид улым әтисе турында мәгълүматларны интернет челтәре аша эзләп тапты һәм без Әбделхагым сөйләгән сүзләрнең дөрес икәнлегенә тагын да ныграк инандык, — дип сүзен тәмамлады Заһидә әби.

Буш вакытларында Заһидә әби әле хәзер дә төрле кул эшләре белән шөгыльләнә. Элеккечә итеп әйткәндә, Коръән мәҗлесе үткәргәндә җәелә торган юрганнар, утыргыч өсләренә түшәкләр тегә ул. Быел шуларны 60лап данә теккән һәм 35 кешегә бүләк иткән.

- Күзләремә операция ясаткач, хәзер рәхәтләнеп үзем инә саплыйм, эшлим, — дип шатлыгы белән дә уртаклашты тыл ветераны.

Ул бүгенге көндә балаларына хәер-дога кылып, намаз укып яши. Аның ун оныгы, җиде оныкчыгы бар.

Тугызынчы дистәне вак¬лаган бу әби һич кенә дә заманнан артка калышырга теләми, өенә евроремонт та ясаткан, хәзер өй түбәсен яңага алмаштырырга җыена.

Соңгы сүзем итеп, гомере буе эшләп, балаларын тәрбияләп үстергән, сугыш ветераны Әбделхак аганы хөрмәтләп соңгы юлга озаткан һәм бүген дә күңел төшенкелегенә бирешмичә яшәгән ак әбекәйгә карап, безгә сокланырга һәм гыйбрәт алырга гына кала.

Нурсинә ХӘКИМОВА.
Камышлы авылы,
Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Сугыш ветеранының хәләл җефете эшсез утырмый

Просмотров: 1646

2 комментариев

  1. Обожаю татарских бабушек,такие светлые,чистенькие.

  2. Очень красивое фото! Загида апай- моей тете! Загиду-брату, всей их семье, крепкого здоровья, счастья, долголетия и всех благ!!!