Авылларда сыерларны кәҗәләр алыштырды

image (3)

Камышлы авылы кәҗәләре. Җәмилә МИНГАЛИМОВА фотосурәте.

Соңгы елларда күпләр сыерларын бетерде. Әмма сөтсез яшәү читенрәк икәнен аңлагач, кайберәүләр сөтлебикәләрне кәҗәгә алыштырды.

Авылның йөзе үзгәрә. Ул халыкның картая, азая, авыл табигатенең начарая баруында гына түгел, шәхси хуҗалыкларда сыерлар санының кискен кимүендә дә күренә. Хәзер авыл урамнарын тутырып көтүгә сыерлар чыкмый, иртәнге тынлыкны яңгыраткан чыбыркы шартлаулары, соңга калмасын дип, кычкыра-кычкыра сыерын көтүгә куалаган хуҗаларның тавышлары ишетелми диярлек. Ә авыл урамнарында иркенләп йөрүче, урамнарда, болыннарда арканлап куелган кәҗәләр саны арта бара.

“Кәҗә – ярлының сыеры” дип әйтсәләр дә, мин моны халыкның ярлылануы дип санамыйм. Сыер асрау өчен киткән чыгымнар сыердан кергән продукция бәясеннән күпкә артык. Хезмәткә күнеккән авыл кешесе сыер асрауга киткән хезмәтен акчага санамый, санаса аерма тагын да зур булыр иде. Икмәк бәясенең туктаусыз арта баруы да сыер файдасына түгел. Ә менә кәҗә аз ашый, зур булмаган  гаиләне сөт һәм сөт продуктлары белән тулысынча тәэмин итә ала. 5 айдан 2, 3 бәрән китерә. Елга ике тапкыр бәрәнләткәндә ул ит проб­лемасын да хәл итә дигән сүз.

Кәҗәнең сөтеннән, итеннән үзенчәлекле ис килүе – кәҗәне дөрес асрамаудан гына. Аны тәкәдән аерым асрарга, үзен һәм абзарын чиста тотарга кирәк, бу вакытта бернинди ис тә булмаячак.

Кәҗә сөте эчкән кеше корычтан нык була, дигән борынгылар. Без галимнәрнең галиме дип санаган Әбугалисина кәҗә сөтенең файдасы турында күп язган. Ул сәламәтлекне һәм аек акылны сакларга ярдәм итә, дигән мәшһүр табиб. Борынгы мисырлылар исә кәҗә сөтен нервларны тынычландыру чарасы буларак кулланганнар. Гиппократ үз авыруларын чахоткадан кәҗә сөте белән дәвалаган. Швейцария курортларында ял итүчеләр бүген аны анемия, рахит авыруларыннан котылу юлы буларак кабул итә. Ашказаны авырткан кешеләр, кәҗә сөтен файдалана башлагач, аппетит кире кайта, дип сөйлиләр.

Витаминнарга килгәндә, аның составында А, А1, В2, аскорбин кислотасы, кальций, D витаминнары бик күп, матдәләр алмашынуын яхшырта, шуңа да гомер буе кәҗә сөте эчкән кешеләр  картаюга тиз бирешми.

Кәҗә сөте бүлмә температурасында – өч көн, ә суыткычта бер атна торса да әчеми. Косметологиядә дә ул бик киң кулланыла. Төрле крем, лосьон, шампуньнар составына да кәҗә сөте кушыла. Кәҗә сөте белән зәйтүн маен кушсаң, бит тиресен тукландыра, ә кыяр белән сөтне кушсаң, чистарта  торган лосьон килеп чыга, соңгысы күз төпләрендәге кара тапларны агарта, бит тиресенең тонусын күтәрә.  Тик әгәр дә кәҗәләргә шәһәр җирлегендәге газоннар, юл кырыйларында үскән үләннәр ашатсаң, файдалы үзлекләренең бер файдасы да калмый. 

Сыер сөте яшь балалар һәм өлкәннәр организмы өчен үзләштерергә авыр, ә менә кәҗәнеке алты тапкыр җиңелрәк икән. Кәҗә сөте сыерныкыннан майлырак (4-4.4 %) булса да, май шарчыклары кечерәк булу сәбәпле, җиңелрәк һәм тулысынча үзләштерелә! Ябыгырга теләгәннәр өчен дә юаныч — кәҗә сөте майлы булса да, тәндә май катламы тупланмый. Ә инде составында витаминнар, минераллар, микро-, макроэлементлар күп булганлыктан, диета тотканда авитаминоз да күзәтелми. Май кислоталарының күбрәк булуы организмда холестерин туплануга комачаулый.

Магний исә организмны чистартучы дип тә әйтеп була, ул да холестеринга киртә булып тора, бөер һәм бәвел куыгына ташлар утырудан саклый, тукымалардан авыр металларны чыгара. Калий белән магнийның йөрәк мускуллары эшчәнлеген яхшыртуы, кан тамырларын киңәйтүе билгеле. Шулай булгач, кәҗә сөтенең «йөрәккә сихәт бирүенә дә, кан басымын төшерә белүенә дә» аптырыйсы юк. Сөт составындагы марганец та кеше организмы өчен бик кирәк. Ул бөер, бавыр, ашказаны асты бизе, баш мие эшчәнлегендә зур роль уйный. Бу элемент сөяк-мускул системасы үсеше өчен, минераль матдәләр алмашы, күзәнәкләр сулавы, иммун реакцияләр өчен дә алыштыргысыз санала.

Россиядә кәҗә сөтен иң актив пропагандалаучы — балалар табибы һәм диетолог В.Н.Жук. Ул Санкт-Петербургтан ерак түгел кәҗә фермасы оештыруда катнаша. Монда хөкүмәтнең махсус заказы буенча Швейцариядән нәселле кәҗәләр кайтарыла. Кәҗә сөте шулкадәр популярлаша ки, ул барлык теләүчеләргә дә җитми башлый, аны бары табиб рецепты буенча балаларга, авыруларга гына бирә башлыйлар. Бактерицид үзлекләре һәм составында иммуноглубиннар булу аны төрле авыруларны дәвалауда һәм профилактика чарасы итеп кулланырга мөмкинлек бирә.

Балаларда диатез булганда 2 ай дәвамында кәҗә сөте куллану яхшы нәтиҗәләр бирә. Төрле стресслар белән хәлсезләнгән кешеләрне кәҗә сөтенең тулысынча һәм җиңел үзләштерелүе тиз аякка бастыра. Травматологлар көн саен кәҗә сөте эчкән кешеләрнең сөякләре ике тапкыр тизрәк ялгануын күзәткәннәр. Кәҗә сөтеннән ясалган йогурт, кефир, эремчек, сыр кебек продуктлар ярдәмендә дисбактериоздан котылып була. Гастрит, ашказаны җәрәхәте авырулары белән интеккән кешеләргә дә менә дигән дәва ул кәҗә сөте. Чөнки аның искиткеч үзлеге бар — ул ашказаны согындагы кислотаны бик тиз нейтральләштерә, ә сөттәге лизоцим исә җәрәхәтләрне төзәтә.  Панкреатит, диабет авырулары булганда да кәҗә сөте кулланырга киңәш ителә.

Нургали ИБРАҺИМОВ.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 3787

5 комментариев

  1. Зааненская породалы булса, алыр идем.2 Ыштук.

  2. Продаю белую козу после первого окота. Тел: 8-937-063-27-72.

  3. берэрне генэ асраучылар куп авылда ,но бер мужикта егермедэн артык. бер сызгырыа да тегелэр тезелеп чыгып китэлэр яздан козгэ тикле шуларны котеп йори.

  4. Аллергиядэн интегучелэр очен,эйбэт нэрсэ