Шәүкәт Хәйбуллов: «Быелгы милли бәйрәмебез истә калырлык булды»

82Элегрәк: “Татар авылында туып, сабый чактан Сабан туйларын күреп үскән татар кешесен бу бәйрәм белән инде әллә ни шаккатыра алмыйсың”, — дип уйлый идем.  Ә менә 13 июньдә узган өлкә Сабан туена әле дә исем китеп йөри. Шәп, бик шәп булды бу бәйрәм! Бу бер минем фикер генә түгел, таныш-белешләрем дә: “Быелгы милли бәйрәмебез аеруча матур үтте”, — диделәр.

Биредә һәркем үзенчә ял итте, күңел ачты: берәүләр күл өстендәге сәхнәдә барган бәйрәм концертын караса, активраклары спорт ярышларында яки мавыктыргыч уеннарда катнашты. Милли көрәш мәйданы да гөр килеп торды. Аеруча мине балалар көрәше куандырды. Яшьтән шулай мәйданда бил алышалар икән, димәк, берничә елдан Сабан туеның абсолют батыры чит төбәкләрдән килгән егетләр түгел, ә үзебезнекеләр булыр, дигән өмет туа.

Сәүдә рәтләрендә дә яхшы якка үзгәрешләр булуы куандырды. Элеккеге елларда шашлык, пылау һәм татар халык ашларын гади күлмәк, яисә чалбар белән кофта өстеннән эш халаты кигән ханымнар сатып торса, быел алларына чиккән алъяпкычлар, башларына ап-ак яулыклар бәйләгән гүзәл затлар тәм-томнарны авыз итәргә тәкъдим итеп, чигүле ашъяулыклар япкан өстәлләр артына чакырып тордылар. Сатучылар алдан игълан ителгән бәйгегә әзерләнеп, шулай милли киемнәргә киенгәннәр иде.

Без, олылар да, Сабан туенда игътибарсыз калмадык. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бу бәйрәмдә ветераннарыбызның урыны түрдә булды. Аларны хөрмәтләп, һәркайсына бүләкләр тапшырдылар. Мине дә 75 яшьлек юбилеем уңаеннан Сабан туеның мөхтәрәм кунагы — губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов кыйммәтле сәгать белән бүләкләде, ә өлкә “Туган тел” татар оешмасы президенты Ильяс Шәкүров Рәхмәт хаты тапшырды.

Сабан туен чын мәгънәсендә туй бәйрәменә әверелдерүгә зур көч, тырышлык кирәк. Мин, шәһәребездә беренче Сабан туйларны оештыручыларының берсе буларак, бу турыда бик яхшы беләм. Самарада быелгы милли бәйрәмебезне оештыручыларның һәм үткә­рүчеләрнең барсына да “Бердәмлек” газетасы аша рәхмәт белдерәсем килә. Киләсе Сабан туйларын да шулай матур, күңелле үткәрергә язсын, туганнар.

Шәүкәт ХӘЙБУЛЛОВ,

Самара “Металлург” заводының хезмәт ветераны, өлкә “Туган тел” татар оешмасының аксакалы.

Самара шәһәре.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1328

Комментирование запрещено