Минтимер Шәймиев «Бөек Болгар» Бөтенроссия тарихи фестивалендә булды / Минтимер Шаймиев принял участие в открытии исторического фестиваля «Великий Болгар»

print_678498_105698515 августта Болгар тарихи-археологик комплексында «Бөек Болгар» Бөтенроссия тарихи фестивале тантаналы рәвештә ачылды. Бирегә Россиянең 30 төбәге, Беларусь, Украина һәм Израильдән йөзләгән тарихи реконструкцияләрне яратучылар җыелган. Россия туроператорлары фестивальгә Ярославль, Рыбинск, Тутаево, Кострома, Иваново, Курск, Түбән Новгород, Самар, Тольятти һәм илнең башка шәһәрләреннән махсус турлар оештырган. Фестивальнең максаты —  XIV- XV гасырлардагы көнкүреш, мәдәният һәм хәрби коралларны реконструкцияләү.

«Бөек Болгар» тарихи фестивале беренче тапкыр 2014 елда оештырылды.  Аны ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, «Яңарыш» республика фондының башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Спас районы башлыны Камил Нугаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Фоат Валиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов катнашты.

Борынгы Идел Болгары җиренә аяк баскан кунакларны сәламләп, Минтимер Шәймиев: «Былтыр фестивальгә нигез салынды, хәзер ул көч туплый, җәлеп итүчәнгә әверелә һәм сезнең өчен бөтен шартлар тудырылуга бернинди шик тә юк, чөнки бу соңгы елларда без алып барган эшләрнең дәвамы булып тора. Без республикабызның ике тарихи шәһәре — федераль дәрәҗәдәге һәйкәлләр — Болгар белән Зөяне торгызабыз. Әлеге тарихи урыннарда ни генә эшләсәк тә, бу безнең күп милләтле халкыбызга һәм бу тарихи урыннарга килгән кешеләргә ошасын дип эшлибез. Белгәнегезчә, Болгар Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелде. Тарихи объектлар торгызылган вакытта тарихчы, археолог, реставратор һәм башка галим һәм белгечләрнең роле бик зур. Әмма,  борынгы чор вакыйгаларын реконструкцияләү белән шөгыльләнеп, сез башкарган эшләр алар хезмәтеннән аерыла һәм безнең мирасны саклап калу һәм буыннан-буынга тапшыру эшендә аның үз урыны бар», — диде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе бүгенге вакыйгага катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде һәм сабырлык, түземлек теләде. Туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үз чыгышында Минтимер Шәймиевкә фестивальгә теләктәшлек иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук оештыручылар командасы, бигрәк тә волонтерларга рәхмәт белдерде. 

Бу ярышларда Татарстан данын тарихи клубларның берләшкән командасы яклый. Аның составында  - 19-30 яшьлек 24 кеше. Команда Алтын Урда чоры киемнәреннән һәм шушы чор кораллары белән коралланган. Россия җыелмасы «Россия-1», «Россия-3» командалары — тарихи урта гасырлар сугыш буенча хәзерге дөнья чемпионнарыннан тора.  

«Татар-информ»

* * *

Государственный советник республики Татарстан Минтимер Шаймиев сегодня открыл второй исторический фестиваль «Великий Болгар» в Спасском районе РТ. Фестиваль проходит с участием российских клубов исторической реконструкции.

«В прошлом году было заложено начало фестивалю, он сейчас набирает силу, становится привлекательным и нет никаких сомнений в том, что для вас будут созданы все условия. Ведь это прекрасное дополнение и продолжение той работы, которую мы особенно масштабно проводим в последние годы. Мы ведем возрождение двух исторических городов нашей республики — памятников федерального значения – Болгара и Свияжска. Что бы мы ни делали на этих исторических местах, делаем для того, чтобы нравилось, прежде всего, нашему многонациональному народу и всем тем, кто приезжает на эти исторические места», — сказал Шаймиев в приветственном слове. Он напомнил, что Болгар признан всемирной универсальной ценностью и включен в Спискок Всемирного наследия ЮНЕСКО.

шаймиев.jpg

Затем гости посмотрели массовые бои – бугурты, начавшиеся на ристалище — основной площадке фестиваля в исторической части заповедника. Республику Татарстан на этих соревнованиях представляет объединенная команда исторических клубов. В ее составе – 24 человека в возрасте от 19 до 30 лет. Команда облачена в доспехи золотоордынского периода.

Шаймиев посетил все площадки фестиваля: ярмарку народно-художественных промыслов, историческую ярмарку, площадку боевых машин, где представлены аналоги средневековых осадных орудий, интерактивный демонстрационный исторический лагерь «Волжская Болгария».

Стоит отметить, что в этом году фестиваль проходит на всей территории Болгара, а не только на центральном ристалище. В показательных средневековых исторических боях принимает участие около 300 человек из разных городов России, а также Белоруссии, Украины и Израиля. В ходе фестиваля гости смогут стать свидетелями самого массового боя — 100 на 100 — с применением мечей, топоров и алебард. Как обещают устроители мероприятия, никаких постановочных сражений не будет, все драки будут проходить в полную силу. Единственное отличие от реального боя – то, что мечи не заточены.

шаймиев 3.jpg

Как ожидается, в этом году фестиваль «Великий Болгар-2015» посетят около 25 тыс. человек. Фестиваль продлится до 16 августа.

шаймиев 4.jpg
фото: портал правительства РТ

Просмотров: 795

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>