Ишегемне ачып керүче бар

DSC06332

Зөлфирә Закирова (сулдан уңга), Гали Каюмов, Гөлнара Кәримова, Әсфирә Төхвәтшина, (беренче рәттә) Сәхия Шәвәлиева белән Мәдинә Галиуллиналар.  

Иске Ярмәк авылында егерме елдан бирле эшләүче социаль бү­леккә менә ун ел инде Гали Наил улы Каюмов җитәкчелек итә.

- Авылыбызда шундый үзәк булуы — бик файдалы гамәл. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз үзләрен җәннәттә яшәгән кебек хис итәләр. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләп, пенсиягә чыккан авылдашларыбыз моңа, һичшиксез, лаек. Чулпан, Яңа Ярмәк, Иске Ярмәк авыллары картларына хезмәт күрсәткән социаль үзәктә илле кеше эшли. Бер хезмәткәргә җидешәр әби-бабай йортындагы эш, картларның тормышы һәм сәламәтлеге йөкләнгән.  Барлыгы туксан җиде сугыш һәм хезмәт ветераны һәм инвалидына хезмәт күрсәтәбез. Күптән түгел аларга багышланган стенд ясадык. Минемчә, кайсы ветераныбызны алсаң да, үсеп килүче буын яшьләренә үрнәк итеп куярлык, гыйбрәт алырлык тормыш үткән кешеләр алар.

Безнең социаль бүлектә ветераннар да  ял итәләр, дәваланалар да. Күптән түгел инвалидлар спартакиадасы оештырдык. Катнашучыларның физик әзерлек күрсәтеп, призлы урыннар яулаулары барыбызга да зур куаныч булды. Әби-бабайларның юбилейларын, туган көннәрен дә шушы бүлектә үткәрәбез. Дәвалану курслары үтү чиратын көтеп алалар алар, чөнки бу бик яхшы аралашу чарасы да әле, — дип сөйләде җитәкче.

Гали Наил улы уңган хез­мәткәрләре белән таныштыру, үзәк хезмәтенә мохтаҗ бу­лучыларның фикерләрен ишетү өчен авыл буйлап алып китте. Гомере буе мәктәптә балалар укыткан, олы яшьтәге Сәхия апа Шәвәлиева һәм аның ире Саҗит ага Гыйльметдинов йортына барып кергәндә, аларга социаль хезмәт күрсәтүче Зөлфирә Минзаһир кызы Закирова да анда иде. Өй җыештырып йөрүче Зөлфирә турында Сәхия апа:

- Зөлфирә үз кызыбыздай якын. Ул унбиш елдан артык, миңа операция ясаганнан бирле, безгә хезмәт күрсәтә. Зөлфирәнең кулы кагылып үткән җир көлеп, елмаеп тора сыман. Өйдә эш булмаганда бәрәңге бакчасына чыгып эшләргә дә тартынып тормый. Кыскасы, бөтен эшләрдә дә ярдәм итәргә вакыт таба. Ә иң мөһиме — ул ачылып сөйләшә, олы яшьтәге кешенең күңелен күрә белә.  Минем җиләкче икәнемне белеп, ире белән урманга барганда мине дә алып баралар, өйдә күңелсезләнеп утырырга ирек бирмиләр. Шундый кече күңелле булуы, җитез һәм чис­та эшләве өчен яратабыз без аны һәм чиксез рәхмәтлебез, — дип сөйләде Сәхия апа.

Алардан чыккач, Гали Наил улы мине Мәдинә Галимулла кызы Галиуллиналарга алып кер­де. Мәдинә апа үзе йөри ал­мый, утырып кына тора. Аны Гөлнара Сәйфулла кызы Кә­римова карый. Гөлнарага Зөл­фирә Закирова да ярдәм итә икән.

- Үзегез күреп торасыз, мин йөри алмыйм. Балаларым бик әйбәт булсалар да, үз йортымны калдырып китәсем килми. Балалар күп вакытларын эштә үткәрәләр, үз мәшәкатьләре дә баштан ашкан. Ә авылда авыру кешегә үз диварлары да булыша, диләр бит. Социаль хезмәткәрләрнең ярдәме дә  зур. Гөлнара белән Зөлфирә алмаш-тилмәш йөриләр, гел янымда. Вакытында ашатып, өс-башымны юып, өйдәге бө­тен эшләрне дә башкарып торалар.

 Гөлнара үз кызын үстереп, аякка бастыргач, тәрбиягә Диләрә исемле ятим баланы алды.  Аның олы йөрәгенә барысы да сыя. Мин дә алар белән үземне ялгыз хис итмим. Күршеләрем, туганым Әсфирә дә булышып торалар. Менә шундый ярдәмчебез — социаль үзәгебез, аның игътибарлы җитәкчесе Гали Наил улы Каюмовның булуы безгә картларга, яшәү яме бүләк итә, — дип сөйләде Мәдинә апа.

Әйе, Иске Ярмәк авылы бик тә матур, һәм анда игелек кылырга омтылып, кешеләр язмышына битараф булмаган кешеләр яши. Олыларга ярдәм итүче шушы кешеләрнең эше белән танышып йөргәндә балачакта безнең тимуровчылар отрядлары оештырып, ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм иткән чаклар искә төште. Чишмәдән су, кибеттән ипи алып кайтырга, утын кертергә, идән юарга булыша идек. Ә хәзер һәр авылда диярлек социаль үзәкләр эшләп тора, Гали Наил улы әйтмешли, картлар оҗмах рәхәтендә яши. Авыр хезмәттә эшләп гарипләнгән картлар “Ишегемне ачып керүче бүген булырмы икән?” - дип тилмереп утырмыйлар, күңелләре тыныч, тамаклары тук. Олы буын кешеләренең тормышын бизәүче социаль хезмәткәрләргә аяк-куллары сызлаусыз булсын, дип телисе килә.  Һәрвакыт шундый миһербанлы, ихлас күңелле булып калуыгызны телибез!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1665

Комментирование запрещено