Иске Ярмәктә балалар өчен мөселман Сабан туе узачак

71872-300x22523 августта Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Сабан туе үтә торган мәйданда яшүсмерләр һәм балалар өчен «Сәләтле бала»  дип аталган бәйрәм үткәреләчәк. Оештыручылар балалар өчен кызыклы күңел ачу программасы әзерләгән: мәкам белән азан әйтү һәм догалар уку; саф татар телендә шигырьләр уку, табышмаклар һәм мәкальләр әйтү; милли җырлар башкару һәм татарча бию; милли көрәштә көч сынашу һәм төрле уеннарда катнашу.

Бәйрәм ахырында бергәләп намаз уку һәм Корбан шулпасын авыз итү планлаштырыла, дип хәбәр итә Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла-Рамил хәзрәт Мөхәммәткәрим.

Иске Ярмәктә балалар өчен үтәчәк көзге Сабан туена һәр теләгән кеше килә ала. Бәйрәм сәгать унда башлана.

samtatnews.ru

Просмотров: 1486

Комментирование запрещено