ГАЛИ АВЫЛЫНДА ФУТБОЛ ЯРЫШЫ ҮТКӘРЕРГӘ НИЯТЛИЛӘР
Исегезгә төшереп үтәбез, июльдә Самарның Куйбышев мәйданында “Милләтләр кубогы” (“Кубок наций”) халыкара футбол турниры уздырылган иде. Ярышта егермеләп команда катнашты. Рифкать Туктар улы Хуҗин җитәкчелегендәге Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе карамагындагы Самар татарларының “Идел” командасы беренче урынга чыкты.
Рифкать әфәнде “Идел” әгъзаларына бүләк ясарга - егетләрне Похвистнево районы Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгенә кунакка алып барырга булган икән. 22 августта, шимбә, үзәкнең җитәкчесе Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйпов кунакларны каршы алырга планлаштыра. Читать полностью