В Татарстане поделятся опытом по превращению Болгара в памятник всемирного наследия ЮНЕСКО в рамках второй международной полевой археологической школы, которая открылась вчера, 18 августа, в Болгаре и собрала более 100 исследователей из 25 стран мира, сообщается на сайте правительства РТ.
Полевая археологическая школа проходит на территории Болгарского историко-архитектурного музея-заповедника с 17 по 30 августа 2015 года. В программе — конференция на тему актуальных проблем сохранения и изучения культурного наследия народов Евразии, общие лекции, методические занятия и круглые столы на темы современной археологии.
* * *
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгында, Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе конференцияләр залында II Халыкара кыр археология мәктәбе ачылды.
Әлеге эшнең максаты – Евразиянең археологик мирасын өйрәнү практикасына яңа алымнар кертү нигезендә фәнни эшләрне берләштерү.
Мәктәпне оештыручылар – ТР Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан федераль университеты. Аларга “Яңарыш” республика фонды һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгы оештыру һәм финанс ярдәме күрсәтә.
II Халыкара мәктәптә дөньяның 25 иленнән 100 яшь галим-тикшеренүче катнаша. Яшь археологлар ике атна эчендә мәктәпнең 7 секциясендә тарихи һәм мәдәни мирасны өйрәнүгә фәнара якын килүне үзләштерергә тиеш булалар.
Мәктәптә Россия һәм чит илләрнең фәнни-тикшеренү үзәкләреннән 50 дән артык зур галим лекция укый.
II Халыкара кыр археология мәктәбе 2015 елның 17 августыннан 30 августына кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгы территориясендә узачак, А.Халиков исемендәге Археология институты матбугат хезмәте.
Просмотров: 1210