Кодагыем: «Рәхмәт сиңа шундый бала тәрбияләп үстергәнең өчен!» — дигәч, шатлыгымнан үксеп елап җибәрдем

kaynananizin-kaynanalar-gunu-nu-kutladiniz-mi«Самар татарлары» сайтында  «Кайнана туфрагыннан ул…» дип аталган мәкаләне укыгач, мин дә язарга булдым әле.

Кызым мәктәптән соң югары уку йортына керде, аны кызыл дипломга тәмамлады. Мәктәп елларында да, югары уку йортында белем алганда да егетләр белән буталмады. Мәхәббәтен эшли башлауның беренче елында очратты ул. Ярты еллап дуслашып йөргәч, өйләнештеләр. Килен булып төшүгә, кайнанасы:

Кызым, без сиңа ышанабыз, пропискага кертәбез үзеңне, тик кеше көлдереп, аерылышып, мал бүлешеп йөрмәссең берүк, – дип әйтеп куя.

Өч бүлмәле фатирда бергәләп яши башлый алар. Беренче балалары тугач, бер бүлмәле фатир сатып алды кызым белән киявем. Башка чыкканда, кайнана-кайнатасы елап озатып кала аларны. Тик бер елдан үтенеп, кире үзләре янына кайтуны сорап киләләр. Фатирларын иренең энесенә калдырып, кызым гаиләсе белән кайнана йортына әйләнеп кайтты.

Кызыма шушы көннәрдә генә 34 яшь тулды. Дәү әти, дәү әни канаты астында ике бала тәрбияләп үстерәләр.  Күптән түгел генә аларга кунакка барган идем, кодагыем кызымны кочаклап:

– Киленебезне бик яратабыз шул! Кодагый, рәхмәт сиңа шундый бала тәрбияләп үстергәнең өчен! Әллә ни гомеребез дә калмагандыр, тик киленебез яныбызда чакта, җаныбыз тыныч безнең! – дигәч, шатлыгымнан үксеп елап җибәрдем. 

Дания.

samtatnews.ru

Просмотров: 1359

Комментирование запрещено