Русиядә кулакларны эзлиләр

sierИнде 54 яшькә җиттем, аңлый алмый гаҗизләнәм. Әллә мин һаман беркатлы, әллә ил язмышын үз кулларына алган сәясәтчеләр бераз нирәк… (ни икәнен әйтмим, йә түрә дигән социаль катламны күралмауда гаепләрләр). Урыс братыбыз әйтмешли, Россию умом не понять…

ТАВЫКЛАРНЫ САНАЯЧАКЛАР

Русия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы, Икътисадый үсеш, Финанс министрлыклары Дмитрий Медведевка шәхси хуҗалыкларда асралучы мал санын чикләү буенча үз тәкъдимнәрен 23нче сентябрьгә кадәр тапшырырга тиеш. Премьер-министрның фәрманы шундый. Заманында җир кишәрлекләрен метрлап үлчәп кисеп алган, һәм бушаган урында алабута үсеп утырган ташландык җирләрне, сыер, сарык, тавык санын, бакчадагы алмагачларны санап йөргән чорларны күргән кеше буларак, күз алдына китерә алам: малларыңны фәләнчә баштан арттыра алмыйсың, булып чыга. Совет чорында баш саннарын санасалар да, аңа салым салынмады, дип беләм. Әниләрнең сөйләүләре буенча, миңа кадәр генә натуралата мәҗбүри түләү булган. Шуңа күрә һәр санауны йөрәкләре калтырап үткәрә иделәр. Исемлеккә киметеп яздырырга тырышалар иде.

АРТТА КЕМ?

Мал санын чикләү идеясен 2009нчы елда Ставрополь крае депутатлары уйлап тапты, ә быел бу хакта Ставрополь губернаторы Владимир Владимиров тагын сүз кузгалтты. Аннан идеяне Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев та бик хуплый, дигән фикерләр бар. Бу түрә кайчандыр Краснодар губернаторы иде һәм Русиядә авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүче иң эре бишлеккә кергән Кубаньдагы «Агрокомплекс» аныкы диләр. Хәер, Русиядә һәр канун, һәр яңалык артында ниндидер көчләр тора. Монысы артында да эре агрохолдинглар торганы көн кебек ачык. Беренчедән, аларда эшче көчләр җитешми, күпләр мал асрап үз көннәрен үзләре күрә, һәм эш сорап агрохолдингка ишек шакымый. Икенчедән, дәүләттән ташламалы кредитлар, бюджет акчасы аерым вак-төяк фермерларга бүленмәс, бары тик эре предприятиеләргә генә бирелер иде. Шәхси хуҗалыклар бетерелсә, бәяләр дә күтәреләчәк… Чөнки хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы продуктларының яртысы эреле-ваклы фермер хуҗалыкларда җитештерелә. Хәер, ишек алларында мал асрауны чикләү карары артында изге ниятләр тора, дип аңлатмакчылар, янәсе ул санитария таләпләренә туры килми, күрше-күләнгә комачау итә…

САЛЫМ ТҮЛӘТМӘКЧЕЛӘР

Ставрополь губернаторы «Без мал санын чикләмибез, бу тармакны тәртипкә генә салабыз», – дип белдерде. Аның фикеренчә, җир ресурслары белән көйләргә кирәк мал үрчетүне. Аннан соң шәхси хуҗалыклардагы мал көтүлекләргә йөри, аның өчен салым түләнми, шулай ук үстергән малы өчен дә салым юк. Бу бит керем һәм һәртөрле керемнән дәүләткә салым керергә тиеш. Димәк, эшмәкәр итеп теркәлеп кенә сыер асрарга рөхсәт ителергә мөмкин. Хәтеремдә, моннан күп еллар элек Рөстәм Миннеханов республиканың Премьер-министры булган чагында бу теманы телгә алган иде, әмма аны гамәлгә куярга ниятләүче дә булмады. Бу дөрес тә, чөнки бүген авыл кешесенә мал асрау җиңел түгел. Ул икешәр ел үстергән үгезен тиешле бәягә сатып та җибәрә алмый: бәяләрне саный башласаң, табышы да юк чыга. Чөнки терлек азыгы кыйммәт, әле бер көн калмый эшләнгән эшеңне дә саный башласаң…

БЕТЕРӘСЕ БУЛЫР, ДИЛӘР…

Моңарчы кредитлар хисабына гына яшәргә күнеккән инвестор талады авылны. «Вамин» моңа ачык мисал. «Вамин» җирләрендә бүген ташландык фермалар, җәен-кышын ачлыктан мөгрәүче сазда ятучы сыерлар, чүп баскан басулар гына калды. Бу авылны күтәрергә килгән инвестор эше. Терлек азыгы кыйммәт, аны сату хакы арзан булганлыктан шәхси хуҗалыкларда мал бөтенләй диярлек, калмады инде. Минем туган авылымда элек зур ике көтү чыга иде. Хәзер көтү җыярлык мал юк. Быел 30лап сыер йөри. Ике кеше генә сарык асрый. Сыерлы өйләр сирәк. Инде шул анда-санда үстергән үгезләрне дә хәзер үзең суеп эшкәртеп сата алмыйсың, махсус сугым урыннарына илтеп эшкәртмәсәң, сиңа штраф. Ә бу тагын бәягә суга торган әйбер. Хөкүмәт тырыша торгач, авылны тәмам малсыз калдырырга җыена бугай. Инде малны суеп сату проблемасы белән очрашкан авылдашларым арасында, болай булгач, бетерәсе булыр инде, диючеләр торган саен күбрәк ишетелә.

Нәрсә дим, маладис түрә агайлар. Тик соравым бар: сез тарихны беләсезме ул? 60нчы елларда Никита Хрущев авыл кешеләрен шәһәрчәгә күчермәкче иде. Район үзәкләрендә, шәһәрләрдә яшәүчеләргә терлек асрау тыелды, ә авылдагы хуҗалыкларда чикләнде. Бу бары тик мал саны кимүгә һәм азык-төлек кытлыгына гына китерде.

Бүген «читтән кертелгән» тамгасы салынган ризыкларның сыйфатын да карап тормый яндырган, бульдозерлар белән таптаган чакта, кибет киштәләре тагын бушап калмасмы? Бүгенге сала кешесе дә үзгәреп бара, бушап калган абзарына сыер ябасы, шул маллар белән беркөн калмый чиләнәсе килми аның. Бетерү җиңел, ә менә торгызу…

Татарстанда шәхси хуҗалыкларда мал санын арттыру турында кайгырып, махсус программалар кабул итәргә җыенганда, Русия хөкүмәте болай да тез чүккән авылның тамырына тагын бер тапкыр балта белән кизәнмәкче.

НИЧӘ АЛМАГАЧ УТЫРТЫЙМ?

Мин дә туган авылымда атна саен булам. Умарта кортларым, бакчам бар. Әле булганнары янына тагын җиләк-җимеш алып кайтып утыртырга җыенам. Киләсе елга җәйгә сезонлы тавык-чебеш тә үстереп карарга исәп. Миңа болар ничәшәр данә рөхсәт ителер икән?

Адәм көлкесе. Бүгенге хәлләр өчен кемгәдер кызарырга, кемгәдер аны төзәтергә, махсус программалар, чыгымнар ярдәмендә беткәнне, ишелгәнне торгызырга туры килер. Андый көн киләчәк. Тик бүген моны аңлаучы юк бугай. Килер вакыт, бүгенге депутатларның, сәясәтчеләрнең балалары, оныклары үзләренең әти-әниләре кем булганын яшерер…

Чикләүләрнең җимешен инде татыйбыз: кибетләрдә бәяләр үсә, продукциянең сыйфаты түбәнәйгән… Русия хөкүмәте аналитик үзәге таныды моны. Димәк, хөкүмәт чит илләрдән азык-төлек кертүне тыюның зыянын таный. Һәм тагын чираттагы ялгышына әзерләнә.

P.S. Тагын бер борчулы уемны әйтми кала алмыйм: иганәлек белән шөгыльләнүче фондлар һәм оешма җитәкчеләре хөкүмәткә хат язды. Алар чит илдән медицина җиһазлары һәм препаратлары сатып алуны чикләүне кабат карауны сорый. Мин бу үтенеч искә алыныр, дип уйламыйм. Димәк, чит илләрдән килгән шприцларны, даруларны да бульдозерлар көтә. Үзебезнең промышленность бар әйберне дә җитештерергә сәләтле, диләр. Әмма халык язмышы өчен җаваплы түрәләр кайда дәвалана икән, безнең илдә җитештерелгән препаратлар беләнме? Сынган урыннарны гипс белән катырып бетләтәме, юан шприцлар белән тишкәлиме, яман шештән стенага үрмәләргә мәҗбүр итүче химиятерапеябез беләнме?.. Юктыр. Без танк белән калашников автоматыннан башка бер генә әйберне дә яхшы итеп җитештерә белмибез. Шуңа күрә бу эмбарго чит илгә түгел, үзебезгә зыян. Чит илләр бездән башка да яши ала, ә менә без… белмим. Айныйсы иде бер…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

«Безнең гәҗит».

КОНТЕКСТ:

Сыерга да салым салмакчылар /Скажутся ли новые меры Минсельхоза РФ на животноводстве Самарской области?

Просмотров: 1257

Один комментарий

  1. странный налог существует и в …Эстонии)))) Там чиновники считают, что газы коров страх как отравляют местный воздух. Поэтому они с 2008 года всех владельцев этих животных “налогообложили“. Интересный факт: “выхлоп“ остальных животных их почему-то ни грамма не беспокоит.