Тырыш хезмәте белән матур ул

тагир вагапов

Таһир Ваһапов.

Умартачылар көне Россиядә әлегәчә билгеләнмәгән. Ә менә Украинада аны гадәттә 19 августта үткәрәләр. Нәкъ шушы тирәләргә дини Бал һәм Алма спаслары бәйрәмнәре дә туры килә. Бу көннәрдә бал суырталар, алма җыярга тотыналар. Димәк без дә, Россиядә яшәүчеләр дә, шушы вакытта Умартачы көнен билгеләп үтә алабыз.

Ару-талуны белми эшләгән кешене тикмәгә генә умарта кортына тиңләмиләрдер. Ә яраткан хезмәт балдай татлы да була, күңелгә рәхәтлек тә өсти. Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәүче Таһир Заһид улы Ваһапов нәкъ шундыйлардан. Ул менә кырык ел инде умартачылык белән шөгыльләнә.

- Быелгы җәй бал кортлары өчен бик уңышлы булмады. Июньдә кояш кыздырды, ә хәзер һәр көнне диярлек яңгыр ява,  — дип каршы алды ул мине, шау чәчкәгә күмелгән бакчасында тезелеп киткән бал кортлары оялары янында.

- Көчле яңгырлар яуганда кортлар  эшкә чыга алмыйча, ояларында гына утыралар. Һава температурасы алар өчен чагыштырмача уртача  егерме җиде градус булырга тиеш, — дип сүзен дәвам итте Таһир ага. — Курыкмагыз, якынрак килегез. Минем кортларым карпат нәселеннән бит, тынычлыкны яраталар һәм  кешеләрне чакмыйлар диярлек. Аракы эчкән һәм саран кешеләрне генә өнәп бетермиләр.

Һәр ояда алтмышар мең корт яши. Ана корт тәүлегенә ике мең бишәр йөз күкәй сала. Шуңа күрә үрчем дә зур.

Бал кортлары май аенда ук иртәнге кояш белән эшкә тотыналар да,  август ахырына кадәр ял итмичә  тырышып эшлиләр. Шушы вакыт эчендә алар ояларын чистартырга, җилләндерергә, кәрәз ясарга, үрчемне тукландырырга, нектар һәм серкә җыярга, аларны бал һәм бал икмәгенә әверелдерергә, кышкы запас тупларга, ояда тиешле температура һәм һава дымлылыгын сакларга, прополис алып кайтырга һәм башка бик күптөрле эшләр башкарырга өлгерәләр. Ә октябрь аенда инде мин аларны  кышлатырга җир асты бүлмәләренә куям.

Умарта кортларында төрле авырулар киң таралган. Алар үзләре үк авыру таратучылар булып торалар. Мәсәлән,  күрше умарталыклардан килгән авыру корт чәчкәгә кунып, бал җыя икән, синең кортың да шушыннан үзенә авыру эләктерергә һәм  “өендәгеләрен” дә зарарларга бик мөмкин. Бу ояны ачып карау белән сизелә. Шуның өчен мин ояларга төрле дару препаратлары, эчәргә чиста һәм тозлы су да куеп торам.

Барысын да төгәл үз вакытында үтәп барсаң, билгеле, бернинди куркыныч та янамаячак. Миңа кырык ел туплаган тәҗрибәм дә, “Умартачылык”  дип аталган журналны уку да файда китерә. Умартачылык белән шөгыльләнү бик кулай һәм төшемле эш, дип әйтер идем.

Әгәр сыерлар асрасаң, аларны көненә ике мәртәбә саварга, көтү көтәргә, кышлыкка күп итеп печән, салам, фураж хәзерләргә, акча түләп, вакцинация үткәрергә кирәк. Итлеккә үстергән бозаулар да күп чыгымнар таләп итәләр. Моның өчен аз дигәндә ике ел кирәк, — дип  сөйләде әңгәмәдәшем.

Менә шуңа да инде  ул егерме өч яшеннән бирле умарта кортлары белән мәш килә. Венерага өйләнгәндә, кызның әтисе дә шушы эш белән шөгыльләнә торган була инде. Нефтьче булып эшләгән Таһир тулай торактан җир кишәрлегендә үз куллары белән төзегән өр-яңа өенә гаиләсе белән күчеп килгәч, бабасының шөгыле аңа да күчә. Ә ул эштә чакта  аңа сөекле хатыны Венера һәм кызлары Гөлнара белән Диләрә булыша. Таһир Заһид улының әле тагын берничә  яраткан  шөгыле бар. Ул үрчеткән төрле нәселле   күгәрченнәрнең зәңгәр күк киңлегендә уйнаклап очулары җанга әйтеп бетермәслек ләззәт бирә, рәхәт тойгылар тудыра. Аннан соң ул куяннар да, төрле төстәге тавыклар да үстерә.

Менә шундый тынгысыз, тырыш бәндә ул  Яңа Усман авылында яшәүче яңа танышым — Таһир ага Ваһапов.

 Нурсинә ХӘКИМОВА.

Яңа Усман авылы.

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1430

Комментирование запрещено