Киемеңә карап каршы алалар…

86184184382ded04b2e013a1ae3f7223_500_0_0Берничә көн элек мөселман кибетләрендә йөрергә туры килде. Бер танышыма күлмәк эзләдек. Аның әтисенә чапан белән чалма да алдык. Тик андагы бәяләрне күргәч, мөселман гаиләләренә Аллаһы Тәгалә күп итеп акча бирсен дигән теләк белән кайттым.

Чынлап та, башкалада нинди генә зәвыклы мөселман киемнәре сатмыйлар икән. Ирләргә бу яктан җиңелрәк – аларга әллә ни сайланып торасы юк. Дус кызымның әтисенә нинди генә чапан кидереп карамадык. Аны 3-4 меңгә дә, 10-15 мең сумга да саталар.

“Син матур итеп киенеп чыккач, авылдашларың да иң яхшы киемнәрен кия башлар. Имам кеше башкаларны тәрбияләргә тиеш ул”, – ди сатучы Әлфия ханым да. Чапанны заказ буенча да тектереп була икән. Дөрес, бу эш белән шөгыльләнүчеләр күп түгел. Шулай булгач, хәзрәтебез әзер чалма алырга булды.

Ә менә аның кызына кием сайлый алмыйча шактый тилмердек. Иң гади озын күлмәкнең дә бәясе 4-5 мең сум тора. Аңа туры китереп аласы яулык та арзан түгел. Яшьләрчә булсын дисәң, 500-1000 сумыңны чыгарып саласы. Бу әле көндәлек кием турында сүз бара. Ә бәйрәмгә, кунакка йөри торганы 15 мең сумга ук җитә. Шуңа күрә Әминәбез күлмәксез калды бу көнне. “Әниемә тектерсәм, очсызгарак төшәчәк”, – диде ул.

Рамил хәзрәт Фазлыев:

– Мөселманча киенгән хатын-кыз­дан  нур бөркелә кебек. Ха­тын-кыз диндә икән, һичшиксез, гау­рәтләрен каплап, шәригать кушканча киенергә тиеш. Тормыш тәҗрибәмдә төрле очрак­лар күп. Бервакыт минем яныма бер ханым килде. “Матур итеп киенеп йөрисем килә. Әмма мө­селманча киемнәрнең бәясе кыйммәт. Шунлыктан яулыгымны салып ташладым”, – ди бу. Һәм нык хаталана да. Нәрсәнедер сәбәп итеп кенә кайчандыр үзең сайлап алган юлдан тайпылырга кирәкми. Кайчак кешене тышкы матурлык түгел, эчке матурлык та бизи. Иң мөһиме – киемегез уңайлы, гәүдәгезнең ят җирләре каплаулы булырга тиеш.

Гөлсәрия Нәбиуллина, укытучы:

– Күңелем белән һәрчак изге гамәлләр кылам. Көн дә ниндидер яхшылык эшләргә тырышам. Дингә килгәнемә сөнеп туя алмыйм. Күңел халәтем тышкысы белән тәңгәл килсен өчен, матур киенергә дә яратам. Милли киемнәр өчен үлеп китәм. Шунлыктан сатып алган киемнәрем кыйммәтрәк тә була әле. Әмма зарланмыйм. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен яшәргә тырышам.

Чулпан Бикмуллина, ху­җабикә:

– Баштарак киемнәрне кибеттән сатып ала идем. Әмма алар матур булса да, миңа үлчәмнәре туры килмәде. Үземә тиешлесен алсам да, тегелеше башка иде аның. Аннары базардан киенә башладым. 2-3 мең сумга матур итеп киенә алам.

Наҗия Сабирова, мөсел­ман киемнәре тегүче:

– Соңгы елларда мөселманча киемнәргә сорау артты. Эшкә тотынганда куркып кына башлаган идем. Хәзер заказлар шулкадәр күп, өлгереп булмый. Кызлар никах киемнәрен дә, күлмәкләр дә күп тектерәләр. Тектергән кием­нең шул ягы яхшы – бераз сабыр итәргә туры килсә дә, ул үзең теләгәнчә була.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 121, 14.08.2015/).

Просмотров: 1414

Комментирование запрещено