В Казани презентовали фильм о военнопленных, ставших участниками легиона «Идель-Урал» / Казанда “Идел-Урал” легионында катнашкан хәрби әсирләр турындагы фильм презентацияләнде

775В Казани на пресс-конференции, организованной ИА «Татар-информ», состоялась презентация документального фильма «Война непрощенных», приуроченного к 70-летию Победы.

50-минутная картина рассказывает о судьбе участников Волжско-татарского легиона вермахта «Идель-Урал», состоявшего из военнопленных татар, башкир, марийцев, чувашей, мордвы и удмуртов. Подробнее о проекте на встрече с журналистами рассказали руководитель проекта Фарида Курбангалеева, режиссер-сценарист фильма Денис Красильников, заведующий музея-меморила ВОВ Михаил Черепанов, профессор КФУ, доктор исторических наук Искандер Гилязов.

Фарида Курбангалеева сообщила, что работа над картиной была непростой. По ее словам, долгие годы тема «Идель-Урала» замалчивалась, считалась неудобной.

«Мы всегда должны думать о том, что тысячи людей, которые не по своей воле оказались в плену в годы войны, затем всю жизнь считались предателями, многие из них живы и по сей день. Главный герой картины является одним из таких людей», – рассказала Ф.Курбангалеева.

Она добавила, что на закрытой презентации фильма в Москве присутствовал врио Президента РТ Рустам Минниханов, который очень высоко оценил фильм.

Денис Красильников в свою очередь отметил, что идея снять такой фильм появилась примерно год назад, съемки начались в феврале. Роль ведущего решил исполнить главный режиссер ТГАТ им.Г.Камала Фарид Бикчантаев, так как ему эта тема очень близка. Его отец Рафкат Бикчантаев в 1968 году сыграл Шафи Алмаза в фильме «Моабитская тетрадь». Съемки проходили в Белоруссии, Польше и Германии.

«Война – она разная. Она не может быть правильной или неправильной. На войне в людях раскрывается самое плохое и самое хорошее. Война остается в наших сердцах, становится предметом экранизации и литературных произведений», – рассказал Д.Красильников.

По словам Искандера Гилязова, для него лично очень важно, что эта тема была раскрыта в фильме. Изучением истории легиона вермахта «Идель-Урал» он начал заниматься в середине 90-х годов, тогда никто не верил в успех этого исследования.

«Ребята сумели бережно и аккуратно поработать с этим сложным материалом. Денису Красильникову удалось сделать фильм-размышление. В этом фильме невозможно было привести все факты, все события, но выбраны самые главные моменты, которые заслуживают отдельного рассмотрения», – рассказал он.

«Надо отметить, что впервые эту тему поднял Рафаэль Мустафин еще в начале 80-х, в своей первой книге о Мусе Джалиле, в которой он пытался показать нашему народу, что стыдиться этой страницы истории нечего. Именно судьба легиона «Идель-Урал» – это образец достойного поведения в плену. Да, можно найти образцы предательства, сотрудничества с врагом, у нас 700 тыс. было предателей. Но нам сегодня детям и внукам надо в первую очередь рассказать не о предателях, а о том, что были те, кто достойно вел себя в нечеловеческих условиях, где человека доводили до каннибализма. Нам удалось показать положительные стороны в этом событии, показать, что в любых обстоятельствах можно остаться человеком», – отметил Михаил Черепанов.

Он добавил, что этим фильмом Денис Красильников убедил Рустама Минниханова, что нужно открыть архивы, нужно разбираться в каждой судьбе отдельно.

Фарида Курбангалеева в завершение добавила, что фильм вошел в шорт-лист предстоящего фестиваля мусульманского кино, где он будет соревноваться с 8 документальными фильмами из других стран. После фестиваля фильм будет показан по «ТНВ».

* * *

Казанда “Татар-информ” МА оештырган матбугат конференциясендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Война непрощенных» документаль фильмы презентацияләнде.

50 минутлык картина «Идел-Урал» легионында катнашучыларның язмышларының масштаблы тикшеренүен хәтерләтә. Белгәнебезчә, әлеге төркем әсирлектә калган татар, башкорт, мари, чуваш, мордва, удмурт халкы вәкилләреннән оешкан. Журналистлар белән очрашуда проект җитәкчесе Фәридә Корбангалиева, фильм режиссер-сценария язучы Денис Красильников, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов, КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев проект турында җентекләп сөйләделәр.

Фәридә Корбангалиева, картинаны эшләү җиңел булмады, диде. Аның сүзләренчә, озак еллар дәвамында “Идел-Урал” темасы кузгатылмаган. “Без сугыш елларында меңләгән кешенең әсирлеккә эләгүен һәм аннары күп еллар дәвамында “сатлыкҗан”нар дип саналуын, бүген дә аларны күбесе исән булуын белергә тиеш. Картинаның төп герое шундый кешеләрнең берсе”, — дип сөйләде Ф.Корбангалиева.

Мәскәүдә фильмның ябык презентациясендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та булды һәм фильмга югары бәя бирде, дип белдерде ул.

Денис Красильников, үз чиратында, мондый фильмны төшерү идеясе бер ел чамасы элек пәйда булды, февральдә төшерә башладык, диде. Фильмда алып баручы ролен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев башкарырга булды, чөнки аңа бу тема бик якын. Аның әтисе Рәфкать Бикчәнтәев 1968 елда “Моабит дәфтәре” фильмында Шәфи Алмазны уйнаган. Фильм исә Белоруссия, Польша һәм Германиядә төшерелгән.

“Сугыш – ул төрле. Ул дөрес тә, дөрес булмаган да булырга мөмкин. Сугышта кешеләрнең иң начар һәм яң яхшы яклары ачыла. Сугыш безнең йөрәкләрдә кала, экраннарга һәм әдәби әсәрләргә күчә”, — дип сөйләде Д.Красильников.

Искәндәр Гыйләҗев сүзләренә караганда, аның өчен фильмда бу теманың ачылуы бик мөһим. Ул 90 нчы еллар башында “Идел-Урал” легионы тарихын өйрәнә башлаган, бу тикшеренүнең уңышлы булачагына беркем дә ышанмаган. “Денис Красильников фильм-уйлану эшли алды. Бу фильмда барлык фактларны, вакыйгаларны күрсәтеп булмый, әмма аерым игътибарга лаеклылары сайлап алынды”, — дип сөйләде ул.

“Бу теманы беренче булып Рафаэль Мостафин 80 нче еллар башында ук, үзенең Муса Җәлил турындагы китабында күтәрүен билгеләп үтәргә кирәк, ул анда халыкка тарихтагы бу биттән оялырлык урын юклыгын күрсәтергә омтылды. Нәкъ менә “Идел-Урал” легионы язмышы – әсирлектә кеше булып калу үрнәген тасвирлау. Әлбәттә, “сатлыкҗан”, дошман белән хезмәттәшлек үрнәкләрен табарга мөмкин, безнең 700 мең “сатлыкҗан” булган. Безгә бүген балаларга һәм оныкларга, беренче чиратта, алар турында түгел, ә кешеләрне каннибализмга кадәр этәргән коточкыч шартларда үзләрен тиешенчә тотучылар турында сөйләү. Без бу вакыйганың уңай якларын күрсәтә алдык, теләсә нинди шартларда кеше булып калырга мөмкин”, — дип билгеләп үтте Михаил Черепанов.

Денис Красильников фильм белән Рөстәм Миңнехановны архивларны ачарга, һәр язмышны аерым карарга кирәклегенә ышандырган.

Бу фильм мөселман киносы фестивале исемлегенә кертелгән, ул анда башка илләрнең 8 документаль фильмы белән сынашачак, диде Фәридә Корбангалиева.

Фестивальдән соң фильм “ТНВ” – “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында күрсәтеләчәк.

tatar-inform.ru

Просмотров: 1493

Комментирование запрещено