Яңа Усман авылы 17нче гасыр башында барлыкка килгән. Өлкәннәр сөйләве буенча, Мәтебидән (Иске Усманнан) Усман исемле башкорт ир-аты атларын эзләп йөри торгач, Сок елгасы буена килеп чыга. Яшелеккә чумган алан бик тә ошый аңа.
Әйе, ошамаслык та түгел шул, бигрәк гүзәл җирдә урнашкан бит Яңа Усман! Авылны ике яклап текә тау битләре урап алган, төньякта урманнар сузылып ята, көньякта — тип-тигез кырлар. Авыл белән кырларны бүлеп Сок елгасы ага… Читать полностью