Туфан Миңнуллинга һәйкәл ачылды!

4811Татар җәмәгатьчелеге татарның классик драматургы Туфан Миңнуллинның 80 еллыгын билгеләп уза. Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан Мәскәүдә һәм Татарстанда мәдәни чаралар оештырыла. Драматургның туган ягында бюст ачылу тантанасы шуларның иң мәртәбәлесе булгандыр мөгаен.

Кичә республикабызның Кама Тамагы районына дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар әдипләре, Миңнуллинның якын туганнары килде. Алар Туфан ага Миңнуллин музее ишегалдында куелган бюст ачу тантанасында катнашты.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады. Бюст ачу бәйрәмен Кама Тамагы халык өчен генә түгел, ә бөтен татар җәмәгатьчелеге өчен шатлыклы вакыйга, дип белдерде ул.

– Туфан ага белән без якын дуслар идек. Бергә шактый юллар гиздек, дәүләт сессияләрендә бергә “көрәштек”. Ул һәрвакыт туган ягын яратты, якташлары белән горурланды. Әлеге йорт төзелә башлагач, бирегә кайтып иҗат итәргә хыялланды. Бу хыялы тормышка ашмаса да, әлеге музей-йорт аның рухын саклый, — дип сүз алды ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

Туфан абый чыннан да Кама Тамагы хакында җылы сүзләр белән генә сөйли иде. Уңган, булдыклы якташлары аның өчен һәрвакыт беренче урында торды. Теләсә нинди җир кешесе кебек үк туган авыл, туган нигезен сагынды. Җае чыккан саен бирегә кайтып үзенең изге гамәлләрен башкарды…

Үлмәс әсәрләрендә якташларының характеры, яшәү рәвешләре, исемнәрен оста сурәтләп күрсәтә алды. “Мәскәүдә, Лондонда, Парижда, башка шәһәрләрдә куеп та, үземнең туган ягымда хөрмәт итмәсәләр, мин үземне зур язучыга санамыйм”, — дигән мәгънәле сүзләрен әңгәмәләрдә еш телгә ала иде прозаик. Якташлары да үз улын олылады. Кама Тамагында калкып чыккан музей-йортта аның рухы, аның тынгысыз күңеле ярылып ята. Биредәге экспонатларның кайберләрен әле Туфан ага үзе исән чакта ук китергән була. Ә кайберләрен вафатыннан соң кызы Әлфия ханым Миңнуллина-Юнысова бүләк иткән. Күп санлы китаплары, фотолар, киемнәр, өстәл-ятагы һ.б. шәхси әйберләреннән төзелгән экспозиция аксакал язучының бар булмышын ярып сала. Ә инде ишегалдында куелган бюст замандашларының аңа булган олы хөрмәтен, мәхәббәтен раслый сыман.

Татар әдибенең бюст авторы – Винера Абдуллина. Ачык күңелле, гади, теләсә кем белән уртак тел табып аралашу сәләтенә ия, шул ук вакытта дуамал сыйфатларына да ия булган шәхеснең образын иҗат итү сынчы өчен катлаулы да шул ук вакытта җиңел дә булган. Винера ханым үзе иҗат иткән бюст янында истәлекләре белән уртаклашты. Аны ачык күңелле кеше, дип бәяләде.

Язучы белән озак еллар иңгә-иң куеп яшәгән, аның илһамчысы булган Россия һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә ханым Ихсанова ире хакында һәрвакыт горурланып сөйли. Бу юлы да дулкынлануын яшерә алмады:

- Сез — Туфанның иң яраткан кешеләре. Татар халкы өчен Туфан һәрвакыт янып яшәде, ул шушы халык өчен җанын бирергә әзер иде. Шулай эшләде дә. Без дә аның кебек сүзебезне нык иттереп, үтемле итеп әйтә алсак иде! — диде ире хөрмәтенә куелган бюст янында.

Тантаналы чарадан соң районда Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры “Гөргөри кызын бирә” спектакле булды. Ә Олы Мәрәтхуҗада Г. Камал театры «Мулла» спектаклен күрсәтте. Яңа ачылган клубта бу “кичне алма төшәр урын юк” иде. Авылдашлар әсәрне бик җылы кабул итте. Таныш исемнәр, таныш фразаларны тоеп, сизеп утырды.

4811Драматургка багышланган мәдәни чаралар көз айларында да дәвам итәчәк. 24-27 сентябрь көннәрендә аның исен йөрткән театр коллективы Апас районы авыллары буйлап “Гөргөри кызын бирә” әсәре белән иҗади сәфәр кылачак. 5 октябрьдә К.Тинчурин исемендәге театрда Миңнуллин спектакльләре декадасы ачыла.  Анда Казахстан, Башкортстан, Мари, Оренбург һәм республика театр коллективлары катнашачак.

Шунысы да куанычлы: Кама Тамагында ачылган бюст соңгысы булмаячак. Чараларда барышында мондый һәйкәлләрнең алдагы елларда да калкып чыгачагы турында фикер яңгырады. Димәк, Туфан Миңнуллинның исеме театрлар һәм әсәрләре белән генә чикләнеп калмаячак.

intertat.ru

КОНТЕКСТ:

Туры Туфан иде ул… (ӘДИП ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР, ЯЗУЧЫНЫҢ КАНАТЛЫ СҮЗЛӘРЕ)

* * *

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре / С 24 по 26 августа в Москве пройдут Дни Республики Татарстан

* * *

Туфан Миңнуллин тууына 80 ел. Мәскәүдә — кичә, Олы Мәрәтхуҗада — «Мулла» / В Москве пройдет вечер памяти драматурга Туфана Миннуллина

Просмотров: 1117

Комментирование запрещено