Сугыш еллары балалары

maxresdefaultШенталы районының Татар Әбдекие авылында гомер итүче апам Фәһимә Хуҗиәхмәт кызы Рәҗапова сугыш тәмамланган елны туган,  ә без гаиләдә җиде бала идек. Сугыш арты елларында үсүе бик авыр булды безгә. Апам җиде сыйныфны тәмамлау белән эшкә җигелде. Башта авылдан җиде чакрым ераклыктагы тимер юлына канау казырга йөрде. Ә кышлар ул вакытта бик салкын булып, өстебезгә кияргә рәтле кием дә юк иде. Ачлыктан буыннары да тотмаган япь-яшь кызлар иртәдән-кичкә кадәр туң җирне казыйлар иде. Кул-аяклары өшеп-туңып кайткан апамның үзәк өзгеч тавыш белән елаганын әле дә хәтерлим мин.

Аннары ул колхоз фермасында бозаулар да карады, көтү дә көтте, сыер савучы булып та эшләде. Авырып, инвалидка әйләнгәч кенә эшен ташлады апам.

Сугыш балаларын искә ала башласаң, иремнең сеңлесе Мәсгүдә апа Әбделвәлиева да искә төшә. Аңа да 26 июньдә 75 яшь тулды инде. Гомере буе ул акушерка булып эшләде. Элек авылда балалар күп туа иде бит. Шуларның барысы да дөньяга килгәндә аның йомшак һәм сихәтле куллары аша үтте. Бүгенге көндә дә авыл халкы Мәсгүдә апаны бик хөрмәт итә. Фәһимә апамны да, Мәсгүдә апабызны да туган көннәре белән котлап, Ходай биргән гомерләрен исәнлектә, тынычлыкта, иман байлыгы белән яшәүләрен теләп калам.

Авылыбыз медпунктында эшләүчеләрдән Роза апа Гыйльманованы да (урыны оҗмахта булсын), Гайшә Минголованы да, Миниса Райманованы да искә алып үтмичә булдыра алмыйм. Алар да авыл халкына бик күп хезмәт күрсәттеләр, көнне төнгә ялгап, ял күрмичә эшләделәр, шуңа да хезмәт ветераны исеменә лаек булдылар.

Өстә язып үткән туганнарым һәм авылдашларым сугыш чоры һәм сугыш арты балалары булса, әтием Хуҗиәхмәт Бикмөхәммәт улы һәм каенатам Габдулла Кыям улы Низамов — сугыш ветераннары. Үземнең әти 23 яшендә сугышта кулын югалтып кайтты, калган гомерендә өченче группа инвалиды булып яшәде. Ә кайнатам бер күзсез, бер колакка саңгырау булып кайтты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгында бакыйлыкка күчкән әтиләребезнең, туганнарыбызның һәм авыл­дашларыбызның авыр тормышын, сугыш батырлыкларын сагынып искә алабыз, рухларына дога кылып, урыннары оҗмахта булуын телибез.

Фәүзия НИЗАМОВА.

Татар Әбдекие авылы,

Шенталы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1377

Комментирование запрещено