Быел Яңа Ярмәк мәктәбендә 1 – 4 сыйныф укучылары (барлыгы 18 бала) гына белем алачак

image (2)

Яңа Ярмәк мәктәбе

Яңа уку елына санаулы көннәр генә калып бара. Мәктәпләрдә соңгы төзекләндерү, буяу эшләре тәмамланып килә. Һәр мәктәп яңа уку елын тулы әзерлек белән, матурланып каршы алачак.

Безнең мәктәп тә яңа уку елына укучылар кабул итәргә тулысынча әзер. Биредә укытучылар, техник хезмәткәрләр көче белән коридорларда, уку кабинетларында косметик ремонт эшләре башкарылды, — ди Камышлы районы Яңа Ярмәк авылының уку буенча мәктәп директоры урынбасары Әлфия Калимуллина.

Быел бу белем бирү учреждениесенә беренче сыйныфка 3 бала укырга керә. Аларның берсе — Илвина Хабибуллина.

- 1 сентябрьне бик дулкынланып көтәбез. Илвинага мәктәп формасы, уку өчен кирәк-яраклар сатып алып, барсын да әзреләп куйдык инде. Тик менә мәктәбебездә елдан-ел укучы балалар саны кимегәне генә күңелсез. Мин үзем дә 1993 елда шушы мәктәпне тәмамлаган идем. Ул вакытта биредә уннан артык укытучы эшли, һәр сыйныфта 5 – 7 бала укый иде. 10ар бала укыган сыйныфлар да булды. Тәнәфес вакытында мәктәбебез балалар тавышыннан шау-гөр килеп тора иде. Ул еллар балачак, үсмер чакның иң кызыклы вакытлары булып истә калган. Укытучыларыбызга да шыгрым тулы класста дәрес бирүе кызыклы булгандыр, мөгаен, - ди үзенең Илвинаның әнисе Сиринә Яриәхмәтова.

image (1)image (2) image (3) image (4) image (5)

Укучы балалар саны әз булганга, быел Яңа Ярмәк мәктәбендә 1 – 4 сыйныф укучылары гына (барлыгы 18 бала) белем алачак. Ә өлкән сыйныфларга баручы 20гә якын бала күрше Иске Ярмәк авылы мәктәбенә йөреп укыячаклар.

Бу ике авылның да мәктәбендә тәҗрибәле укытучылар хезмәт итә, балаларга белем бирү сыйфаты бертигез дип әйтер идем. Шулай да башка авылга йөреп укуның кимчелекләре бар.

Беренчедән, йокыдан иртәрәк торырга мәҗбүр булганга, баланың көн тәртибе үзгәрә. Ә мәктәптән өйгә балалар, киресенчә, соңырак кайтачаклар. Димәк, өйгә бирелгән дәресләрен карарга вакыт әзрәк кала.

Икенчедән, һәр бала да яңа коллективка, укытучыларга тиз генә өйрәнә алмый, ә бу аңа өстәмә стресс. Бу очракта иң әйбәт укучының да тамгалары түбәнәергә мөмкин.

Читкә йөреп укуның тагын бер тискәре ягы — балаларыбыз факультатив дәресләргә, кичке спорт секцияләренә йөри алмый.

Көн саен балалар юлда булуы да үзе бер пошаман. Аларны Иске Ярмәккә укырга йөртергә махсус җиһазландырылган автобуслар, тәҗрибәле машина йөртүчеләр, аерым бер тәрбияче бирелсә дә, ата-аналар балалары өйгә кайтканчы “ут йотып” тора.

- Безнең Ләйсән кызыбыз 6 сыйныфка күчте, быелдан Иске Ярмәк мәктәбенә укырга йөриячәк. Бар да яхшы булыр дип өметләнәбез инде, аңа “дүртле”, “бишле” тамгаларына гына укып, безне куандыруын телибез, - дип үзенең кичерешләре белән бүлеште ярмәкле Лилия ханым Фәйзуллина.

Без дә мәктәптә укучы, аеруча быел беренче сыйныфка баручы нәни авылдашларыбыга уңышлар, ата-аналарына түземлек, укытучыларына яңа казанышларга ирешүләрен телибез! Барыгызны да яңа уку елы белән!

Алия АРСЛАНОВА (ШАЯХМЕТОВА),

«Одноклассники» социаль челтәрендәге Яңа Ярмәк авылы төркеменең администраторы

Просмотров: 1461

Один комментарий

  1. АВЫЛ БЕТКӘНГӘ МӘКТӘП БЕТӘ