Яңа Усман авылында яшәүче Тәскирә ханым — шагыйрә-язучы да, гөлчәчәк һәм җиләк-җимеш үстерү патшабикәсе дә, кул эше остасы да (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (31)Камышлы районының  Яңа Усман авылында яшәүче Тәскирә Мөхәммәтвәли кызы Еремеева  “Язмыш юллары” дип аталган җыентык туплаган. Анда әтисенең балачагын, әсирлектә чакта күргән хәсрәтләрен, кимсетелүләрен, немецка эшләвен, авылга кайту шатлыгын, үткән тормыш юлын бик оста итеп тасвирлаган автор.  Ә авылдашы Рифкать ага Фәрзетдинов үзенең шәхси нәшриятендә китапчыкны бастырып биргән. 
Шигырьләр, бәетләр язучы Тәскирә ханым хәзер авыл тарихын тупларга да алынган икән.

image (6)image

- Туган авылымның матур табигатенә, салкын сулы Сок елгасына, җиләкле аланнарына гашыйк мин. Яңа Усманны ярату, авылдашларыбызны хөрмәт итү миңа әтиемнән күчкәндер, дип саныйм, - дип сөйли Тәскирә ханым. 

- Мин дөньяга аваз салганда әтиемә инде 60 яшь булган. Бертуган апам Тәслимә белән бар булганын бүлешеп, эч серләребезне уртаклашып, бик күңелле үстек без, арабызда сугышу-гәпләшү булмады. 

Без кечкенә чакта теливизорлар юк иде диярлек, шуңа да мин радио тыңларга яраттым. 1964 елны, әле миңа ул вакытта 17 яшь тә тулмаган иде,  комсомол путевкасы белән  Яңа Куйбышев шәһәренә эшкә киттем. 45 сум тәшкил иткән беренче эш хакымны алгач, бик куандым, — дип искә ала ул балачак һәм яшьлек елларын.

1968 елны Мөдәррис исемле егеткә тормышка чыккач, сөйгәне аны Тольяттига алып китә. 1970 елны уллары, 1974 елны кызлары туа. ​1980 елны Тәскирә ханымның тормыш иптәшен, алыштыргысыз һөнәр иясен, Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге КАМАЗ заводына эшкә дәшеп алалар. Яшь гаилә бирегә күченә, әлеге шәһәр аларга бик тә ошый, ә инде икенче елны Еремеевларга монда дүрт бүлмәле фатир да бирелә. Лаеклы ялга чыккач, Мөдәррис ага һәм Тәскирә апа туып-үскән авылларына әйләнеп кайталар.
image (26)
Тәскирә ханым  - бик уңган хатын. Җәй көннәрендә ул чәчәкләр, җимеш агачлары, яшелчәләр  үстерсә, кышкы озын кичләрдә алъяпкычлар, мендәр тышлары, сөлге-тастымаллар чигә, челтәр шәлләр, япмалар, кием-оекбашлар бәйли. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына ул Камышлы районының 60 сугыш ветеранына тәпечмәкләр бәйләп, кул эшләрен бүләккә тараткан иде.  

image (1) image (2) image (3) image (4) image (5) image (7) image (8) image (9)

image (16) image (17) image (18)

image (20) image (21) image (23) image (24) image (25)

image (29) image (30)

image (32) image (33)

image (14) image (15)

image (19) image (22) image (27) image (31)

image (12)

 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

КОНТЕКСТ:

Туган авылыңда яшәү бәхете

Просмотров: 1756

4 комментариев

  1. БРАВО ТАСКИРА ХАНУМ!!!!

  2. Башымны иям каршыгызда, исэнлк, саулык, сэлэмэтлек бирсен ходай сезгэ!!!

  3. Тяскирям! Ходай сина Исянлекляр бирсен, ян тынычлыгы, Парлы гомерляр! Кулыннан килмягян эш юк,молодец!!!!!!!!

  4. Какая же ты рукодельница Таскира апай ! Молодец ,дай бог здоровья