Иске Ярмәк авылында “Сәләтле бала” исеме астында балалар һәм яшүсмерләр өчен көзге Сабан туе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

image (11)Якшәмбе көнне, ягъни 23 августа, Иске Ярмәк авылында беренче тапкыр “Сәләтле бала” исеме астында балалар һәм яшүсмерләр өчен көзге Сабан туе булып узды. Аны мәдәният, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, укытучылар, җирле үзидарә җитәкчелеге һәм авыл мәчете оештырды.

Иске Ярмәк чын татар авылы булып, халкы гореф-гадәтләрне саклап, мөселман динен югалтмыйча гомер итә. Аның 280 еллык тарихы бар. Биредә ничә дистә еллар сабыйларны туган телебезгә өйрәтәләр, милли йолаларыбызга нигезләнеп тәрбиялиләр, төрле мәдәни-тәрбияви чараларны бу мәчет, бу Мәдәният йорты яки бу мәктәп диеп бүлешмичә, бергә, кулга-кул тотынышып әзерлиләр.

Авыл барлыкка килгәннән бирле дисәм дә ялгыш булмас, укытучылар, тәрбиячеләр балаларга татар теле укытып милли рух сеңдерәләр. Балалар өчен оештырылган тәүге Сабан туе да шуның дәлиле булып тора.

Әлеге Сабан туен үткәрүне башлап йөргән авыл мулласы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим әйтүе буенча, мондый чаралар балалар арасында ана теленә мөхәббәт, ислам диненең кыйммәтләрен таратуның матур бер үрнәге булып тора. Шулай ук бәйрәм спортка, милли көрәшкә тартылуның сәбәпчесе дә.

Быелгы беренче тапкыр үткәрелгән балалар һәм яшүсмерләр Сабан туе авыл башындагы матур итеп бизәлгән мәйданда узды. Сабыйлар белән берлектә ата-аналар, әби-бабайлар мәйданда кайнашты. Читтәрәк дүрт казан асып учак ягып җибәрделәр. Анда бөтен мәйданга хуш исе таратып аш өчен корбан ите кайнады.

image

Пешекчеләр — Гөлия Зәрипова (сулдан уңга), Зәлифә Гәрәева, Нәгыймулла Гәрәев, Розалия ханым, Роза Гәрифуллина һәм артта — бу бәйрәмне үткәрүгә шактый өлеш керткән Таһир Рәхимов.

image (1)

image (3)

Камышлы районы администрациясе башлыгының урынбасары Минсәет Шәйхетдинов бәйрәмгә җыелучыларны сәламли.

image (2)

Бәйрәм башланыр алдыннан Рамазан Вагазов, Әлсинә Хәнәфиева, Розалина һәм Зәмир Кәримовлар (Иске Ярмәк авылының мулласы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең кызы белән улы) Коръән сүрәләре укыдылар.

 

image (4)

Иске Ярмәк авыл җирлеге башлыгы Рәсыйх Әхмәтзыя улы Гәбидуллин чыгышы.

Балалар бик теләп һәр ярышта катнашты, егылды-торды, әммә читкә тайпылмады, финишка ашыкты. Гадәти Сабан туйларында булган бар уеннар да әлеге мәйданда оештырылган иде, шулай ук көрәш, аркан тарту, турникта көч сынау, ераклыкка һәм капчык киеп йөгерү, скакалкада сикерү, чүлмәк ватуы да булу бәйрәмгә матурлык һәм җылылык өстәде.

Милли көрәштә катнашырга теләүче малайлар саны да күп иде. Келәмгә басуны  түземсезлек белән көтте алар. Көрәштә катнашучыга бүләкләр дә әзер иде. Спорт ярышларында катнашкан һәр балага татлы ризыклар да бирелде.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасыннан беренче урынны Дамир Годҗамалов яуласа, икенче, өченче урынга Тимур Габидуллин һәм Аяз Абдрахимов лаек булдылар.

Урта яшьтәгеләр арасында беренче урынга Ислам Бикмөхәмәтов чыкса, олыраклар арасында Данир Вәгыйзов  беренче урынга лаек булды. 

Батырлар тагы да көч сынашканнан соң Сабантуй батыры исемен Данир Вәгыйзов яулады. Кыйммәтле бүләк тә, тамашачыларның алкышы да аңа булды.

Спортчыларның бәйгеләрдә катнашулары күңелләрендә бик озак сакланыр әле.

image (9) image (10) image (11) image (12) image (13) image (14) image (15) image (16) image (17) image (18) image (19) image (20) image (21) image (22) image (23) image (24) image (25) image (26) image (27) image (28) image (29)

Сабантуй дәвамында сәхнәдән Коръән аятләре һәм мөнәҗәтләр яңгырады, Галиуллина Гөлсинә апалары дини сораулар белән викторина үткәреп, әһлаклы булу турында вәгазь сөйләде, шулай ук теләгән һәр бала сәхнәдән  татар телендә җырлый, бии алды. Аларның берсе дә буш китмәде, төрле-төрле уенчыклар, кыйммәтле бүләкләр, татлы күчтәнәчләр алды. Әлеге бәйрәмдә хәттә 10-нан артык бүләкләр алучылар да табылды.

image (5)image (6) image (7) image (8)

image (1) image (3) image (4)

image (5) image (6)

Сабыйларны күзәтеп утыруы бик кызыклы иде шул. Балаларның шау-гөр килеп уйнауларын карап утырган һәр ата-ана, әби-бабай сызгырып та, кычкырып та көч биреп утырдылар. Милли уеннарыбызны балалары, оныклары белеп үсүенә бик шатландылар.

Кунакларның сүзләре буенча, бу Сабан туенда бер булган кеше киләсе елларда да монда инде даими катнашучыга әйләнәчәк. Башкача мөмкин дә түгел. Бала шатлыгын берни белән дә чагыштырып булмый бит. Шушы балаларыбыз дип һәр ата-ананың йөрәге ешрак тибә. Алар исән-сау, тәрбияле, укымышлы, тәүфыйклы булса — ата-ана да куанып гомер итә бит.

image (30) image (31)

Менә казаннарда аш та пешеп чыкты. Барысы да пешекчеләр әзерләп куйган өстәлләр артына утырып корбан ите, аш, чәй һәм тәмле ризыклар белән сыйланды. Бу табигать кочагында әзерләнгән табын сабыйларны тагы да берләштерде, күңелләрен җылытты. Шулай итеп, бәйрәм күңелле узды. Балаларның да, әти-әниләр һәм әби-бабайларның да күңелләре күтәренке иде. Әле озак кына мәйданда музыка, уеннарда катнашкан балаларның шатлыклы авазлары яңгырап торды.

Язмамның ахырында шушы бәйрәмне оештыручыларга, иганәчеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Изге эшегез җирдә ятмас, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр. Барчагызга да Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, озын гомер бирсен, гаиләләрегез белән берлектә җан тынычлыгында, муллыкта яшәгез.

Иганәчеләр: Ринат Гариф улы Фәйзетдинов (Самар шәһәренең 2 икмәк пешерү берләшмәсе мөдиренең ярдәмчесе), Тәвриз Вәлиәхмәтов, Марат Рәсыйх улы Хәлилов, Илшат Каюмов (корбанлыкка ике сарык бирүче), Минсәгыйть Шәйхетдинов, Җәүдәт Шәрәфетдинов, Наил Сабиров, Дәмил Хәсәншин, авыл мәчетенең картлары  гаиләләре белән һәм башкалар.

Фәния КӘРИМОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1307

Комментирование запрещено