Солдат хатлары һәм әбием мөнәҗәтләре

письмо 1“Сугыш” … Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.

Минем әбием Җәүһәрия Вә­лиул­линаның әти-әниләре  авылда бик укымышлы нәсел­дән  булганнар. Зәки бабам белән Могыйрә әбием мулла һәм остабикә вазифасын үтәгәннәр, ха­лыкка гыйлем, аң-белем таратканнар. Могыйрә әбием дүрт тел — татар, гарәп, фарсы, төрек тел­ләрен белгән. Дүрт егет, бер кыз үстерәләр алар. Сугыш башлангач та, егетләрнең барысын да сугышка алалар.

Сөлек кебек улларын сугышка озаткач, Могыйрә әби (әбием­нең әбисе) 26 юллык мөнәҗәт чыгара:

Кайда минем угъланна­рым,

                            балаларым,

Сездән башка минем юк бит

                        сер­дәш­ләрем.

Җитен кебек сачларым,

             аксыл-сары йөзләрем,

Мең дөя йөгенә сыймас сезгә

                     сөйләр сүзләрем.

Хатлар язам, сезне дәшәм,

          төрле гакыллар корам,

Сезне күрсәм, бер сәламәт

          карчык булырга торам.

- Безнең өйдә кан-яшь акмаган көн юк иде, — дип сөйли иде әнинең апасы Фатыйма апа Зәкиуллина. — Абыйларның килгән хатларын укыйбыз да  елыйбыз. Ләбиб абзый менә ничек язган булган: “Әй, әнкәй, апа, иркәм, Октябрь бәй­рәменә ял бир­деләрме дигән­сез? Монда колхоз җире түгел шул. Монда кыямәт, снарядлар килеп ярыла, пулялар яңгыр булып ява, үзебез окопта, кайчакларда икешәр чакрым күкрәк белән шуып алга барырга туры килә. Югарыдан меңләгән самолет бомба ыргыта, ә җирдә — танклар,шушы мәхшәр арасында дүрт ел гомер үтеп китте инде, ә кайту яклары күренми әле. Январьның 7сендә (1945 ел) һөҗүмгә күчтек. Венгрия җирендә ике чакрым араны бозлардан икенчесенә сикерә-сикерә, Дунай елгасын кичтек. Безнең дивизиядән бары 280 кешебез генә исән калды. Менә 12 январьда Венгрия башкаласы Будапешт урамнарында сугышабыз инде. Безнең белән бергә сугышта Англия белән Америка илләре дә катнаша.Түзәргә хәлебез юк, халык кырыла,  югарыдан туктаусыз самолетлар бомба ташлый, күз күрми, җир тетри, моннан исән калу юктыр, бәхил булыгыз, догадан калдырмагыз”.

Бу Ләбиб абзыйның 45нче елның 17 январенда язган соңгы хаты. Ә 21 январьда каты яралардан Венгрия җирендә 37 яшендә вафат була.

Шулай Могыйрә әбиемә улларының бер-бер артлы “кара мөһерле” кәгазьләре килә тора. Мәкәрим дә сугышта хәбәрсез югала. Ә иң кече уллары Әбелгас 3 еллык солдат хезмәтен тутырып, өенә кайтырга җыенып йөргәндә сугыш башлана, һәм ул ут эченә барып керә. Әнисенә язган бер хатында: “Сугыш хәлләрен хатка язып бетерерлек түгел, гомерем булып кайта калсам, бер җыелышып барсы турында да сөйләшер идек”, — дип яза ул.

1943 елның 31 июлендә сержант Әбелгас Зәкиуллин Луганск өлкәсенең Дмитриевка авылы өчен барган каты сугышларда һәлак була. ”7 ел көттек без аны, 25 яшендә, чәчәк атарга өлгермичә, дөньядан китеп барды шул”, — дип сөйли иде Фатыйма апа абыйсы Әбелгас турында.

Елый-елый, Могыйрә әби улы Әбелгаска атап, тагын бер мөнәҗәт чыга­ра:

Бисмиллаһи дип башлый­мын

                            бу мөнәҗәтне,

Ходаемнан сорыймын мин

            сабырлык вә хаҗәтне.

Актык сүзләреңне син

                         язгансын икән,

Бу сугыш сафларында

           шәһит булгансың икән.

Җиде еллар хезмәтләрдә

                                       йөрдең,

Бик күп михнәтләр

          күреп, җаннарың бирдең.

Кай җирләрдә чаптылар

                      синең башыңны?

Кай җирләрдә агыздың син

                                     яшеңне.

Кара каннарга буялып

                           яткансыңдыр,

Сагынып-саргаеп

   җаннар аткансыңдыр”.

Күкрәк сөтен име­зеп үс­тергән газиз балаларының үлү хәбәрен ишеткәч, авыр кайгы хисе үзеннән-үзе мөнәҗәт бу­лып тышка бәреп чыккан. Шушы шигъри юлларда әбием үз күңелендәге кайгы-хәсрәтне дә, балаларына булган тирән мәхәббәтне дә гаҗәеп матур итеп, үзенчә сөйләп бирә белгән.

письмо 2Могыйрә әбиемнең дүр­тенче улы, минем Җәүһәрия әбием­нең әтисе, Нәгыйм бабам Зәкиуллин гына сугыштан исән кайта.

Язмышларны җимергән бу

                                         көнне

Саклый халык һаман

                                күңелендә.

Кырык бернең кояшлы иртәсе

Әверелде кара күмергә.

Чәчәк-гөлләр җиргә иелделәр,

Туктап калды барлык яшәеш.

Хәсрәт сарды якты йөзләрне,

Түкте халык ачы яшьләрен.

Япь-яшь кызлар алсу

                            күлмәкләрен

Алыштырды соры шинельгә.

Туган нигезләрен ташлап

                                          китеп,

Ятып калды күпләр мәңгегә.

Кырык бернең җылы июнь

                                         таңы -

Коточкыч кан кою иртәсе -

Тарих битләрендә мәңге

                                       калды.

Кабат андый таңнар

                                  килмәсен!

 

Алсинә ВӘЛИУЛЛИНА,

Денис урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

Шенталы районы.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1640

Один комментарий

  1. Рамзия Валиуллина(Галяутдинова) в пишет:

    это моя пробабушка по линии матери